Куакбаш авылының хоккей кортының буш торганы юк. Һәр көнне кем булса да шөгыльләнә анда.
Әлеге авылда спортның хоккей дигән төре үсешкә ирешкән. Аның авыл яшьләреннән торганы да, мәктәп укучыларыннан оешканы да бар. Икесе дә "Штурм" исемен йөртә.
-Тренировкалар һәр көнне диярлек үтә. Мин дүрттә эштән кайтам, бишкә җыелабыз, -ди тренерлары...
Куакбаш авылының хоккей кортының буш торганы юк. Һәр көнне кем булса да шөгыльләнә анда.
Әлеге авылда спортның хоккей дигән төре үсешкә ирешкән. Аның авыл яшьләреннән торганы да, мәктәп укучыларыннан оешканы да бар. Икесе дә "Штурм" исемен йөртә.
-Тренировкалар һәр көнне диярлек үтә. Мин дүрттә эштән кайтам, бишкә җыелабыз, -ди тренерлары Радик Зиатдинов.
Авыл яшьләре командасында 15ләп егет уйный икән. Авылда яшәүчеләр дә, шәһәрдә яшәп тренировкаларга даими кайтып йөрүчеләре дә бар, ди.
Ел башыннан "Нефтяник" хоккей клубы Кубогына уеннар башланып киткән. Анда районыбызның авыл яшьләре командасы үзара көч сынаша. Үткән ялларда, мәсәлән, Куакбаш егетләре Зеленая Роща командасы белән уйнаган. Шактый аерма белән "Штурм" командасы җиңгән. Уеннар мартта төгәлләнә икән. Очколар буенча, ярымфиналга үтү мөмкинлеге дә юк түгел, ди тренер.
Иң оста уенчыларны да атады: алар - Ришат Степанов, Марсель Вәлиев, Нурсил Вәлиев, Илнур Сәлманов.
Абыйларына алмашка әзерләнүче яшь штурмчылар бар. Алар - мәктәптә укучы малайлар.
-Унбишләп бала йөри, арада бик өметлеләре бар, ди Радик Насихович. - Яратып йөриләр, өмет зур аларга.
Алсу Миннебаева
Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз
Фото vk.com/club9553058 төркеменнән
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев