10 март 2018 яңалыклары
-
КАН БАСЫМЫ ТӨШСЕН ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА КИРӘК?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада һәр бишенче өлкән кешенең кан басымы югары. Нәкъ менә шул сәбәпле ел саен 9 миллионнан артык кеше якты дөнья белән хушлаша. Биредә туклану да җитди роль уйный. Газлы эчемлек һәм зыянлы ризыкларны чамадан тыш куллану әлеге авыруның хәтта балалар арасында да таралуына китерде....
-
Ришат Төхвәтуллин тормышында узган ел эчендә булган 5 кызыклы факт
Беренчесе, әлбәттә, "Болгар радиосы миили музыкаль премиясе"н тапшыру тантанасында безнең коллективның "Иң иҗади төркем" исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш. Икенчесе. Ниһаять, фатирлы булдым. Мин яшәгән йорт бик матур җирдә урнашкан. Үземә бар да ошый: тирә-ягындагы тәбигать тә, йорт алдында бар булган уңайлылыклар да. Өченчесе....
-
Татарстанда юл һәлакәте фаҗига белән тәмамланды
Юл кагыйдәләрен бозу аркасында, "Лада Ларгус" җиңел автомобиле йөртүчесенең гомере өзелә. Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә. Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә М7 трассасының 796нчы чакрымында "Лада Ларгус" автомобиле йөртүчесе дистанцияне сакламау аркасында, светофорда кызыл төс...
-
Лениногорск уңганнарына җиңел һәм тиз әзерләнә торган «Медовый» торт рецепты
Кирәк: 4 аш кашыгы бал 2 стакан шикәр комы 3 бал кашыгы сода 250 гр атланмай Крем өчен: 1 банка куертылган сөт 200 г атланмай Бөтенесен бергә кушып парда (ягьни әлеге кушылма салынган савытны суга салып утта тоту) тотарга. Эреп беткәч, массаны суытырга. Суынып беткәч, 4 йомырка, 6-7 стакан он...
-
Хәния Фәрхинең әнисенең бүген туган көне, аңа ничә яшь?
Бүген җырчы Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апаның туган көне. Аңа 88 яшь тулды. Картыйләрен (оныклары шулай дәшә) котлап, Галия Ибәтуллина (Хәния Фәрхинең сеңлесенең кызы) Инстаграмга фото кертә. http://saby-rt.ru/news/novosti/khniya-frkhine-nisene-bgen-tugan-kne-aa-nich-yash Фото:vk.com/tatartoday
-
2018 ел уңышына тупланган ашлама буенча алдынгы һәм артта калган районнар – Лениногорск кайсысына кергән
Татарстанда иң күп ашлама туплаган район белән иң түбән әзерлекле район арасында аерма 20 тапкырдан артык. Татарстан районнарында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнгән ашлама күләмендәге аерма 21 тапкырга җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әйтик, Зәй районында 1 гектар чәчүлек мәйданына 84,6 кг ашлык тупланган булса,...
-
Иске Шөгерлеләр моң дәрьясында йөзгән (ФОТОЛАР)
Иске Шөгер мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан бик матур концерт узды, дип хәбәр итәләр социаль челтәрдә. Концертта Миләүшә Идиятова, Раил Гыйззәтуллин һәм башка артистлар чыгыш ясаган. Фотолар карыйбыз. vk.com/club156970930 фотолары
-
Татарстанда төнлә суытачак һәм томан булачак
Төнлә температура 25-30 градуска кадәр төшәчәк. Иртәгә, 11 мартта, Татарстанда төнлә һәм иртән һава температурасы 25-30 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/10/159514/ фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=vbm10&q=%D0%BC%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B7%20%D0%BD%D0%B0%20%D1%83%D0%BB%D0%B8%D1%86%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=7109325636652460098
-
Балаларга җәйге чорда тимер юл билетларына 50 процентлы ташлама булачак
Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар биреләчәк. "Россия тимер юллары" холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге матбугат хезмәте. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм...
-
Лениногорскида гаилә белән бергәләп ГТО тапшырдылар (ФОТОЛАР)
Лениногорскида Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" муниципаль этабы узды. Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә шәһәр һәм район мәктәпләреннән гаиләләр килде, барлыгы 26 гаилә катнашты. Спорт мәктәбе шау-гөр килеп торды. Бар почмактан спорт сөюче гаиләләрнең шат авазлары яңгырап торды. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу,...
-
АКЧАДА ТҮГЕЛ БӘХЕТ!
Бу дөньяда бар нәрсәдә дә акчага корылган дип саныйсың икән… бик нык ялгышасың! Бүген без синең белән була торган, әмма син гел күреп һәм аңлап бетермәгән 16 шатлыгың турында сөйләшербез.Димәк, башлыйбыз! 1. Урамда яңгыр яуганда җылы урын-җирдә йоклау. Яңгыр тамчыларының түбәгә бәрелүеннән чыккан тавышка тәмләп, изрәк йоклау рәхәт, килешәсеңме? 2....
-
2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк
Белем бирү учреждениеләре төзелешенә 6,05 миллиард сум акча тотылачак. (Казан, 10 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. Быел "Соловьиная роща", "Салават күпере" һәм "Светлая долина" торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында...
-
Лениногорскилыларга КЕР САБЫНЫ ФАЙДАСЫ ҺӘМ ЗЫЯНЫ турында
«ГОСТ 72%» дигән язулы шушы шакмак СССР дигән үткәнебезнең бер артефакты булып тарихка күчә язган иде. Аның урынын юыну бүлмәләрендә берсеннән-берсе хуш исле, берсеннән-берсе матуррак савытлы, берсеннән-берсе кыйммәтрәк гигиена кирәк-яраклары алды. Телевизорлардагы рекламалардан туп-туры юыну бүлмәсенә генә кереп утырдылар да кер сабынын кысрыклап чыгардылар. Ә бит СССРдагы дефицит товар иде...
-
Асыл татар егетләре хатын-кызны бәхетле итү серен ачты
Язның тәүге бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен гүзәл затлар зарыгып көтә. Ә ир-егетләр? Алар да үзләренчә бу бәйрәмне көтә. Ә хатын-кыз бәхете турында нәрсә уйлыйлар икән? "Хатын-кызны ничек бәхетле итеп була? 8 март көнне ир-егетләргә нинди киңәш бирер идегез?" дигән сораулар белән аларга мөрәҗәгать иттек. Марат Кабиров, язучы:...
-
ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ГРИППТАН САКЛАНЫГЫЗ!
Кеше күп җыела торган урыннарга бармагыз. Урын-җирне ешрак алыштырыгыз. Грипп эпидемиясе вакытында сөлгеләрне дә ешрак юарга һәм үтүкләргә кирәк. Биткә орынмагыз. Кеше, гадәттә, көне буена битенә 20-30 тапкыр кагыла. Кулдагы вируслар һәм бактерияләр биткә, аннан сулыш юлларына керә. Кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк. Үзегез белән һәрвакыт антибактериаль юеш салфеткалар...