Татарстанда иң күп ашлама туплаган район белән иң түбән әзерлекле район арасында аерма 20 тапкырдан артык. Татарстан районнарында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнгән ашлама күләмендәге аерма 21 тапкырга җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әйтик, Зәй районында 1 гектар чәчүлек мәйданына 84,6 кг ашлык тупланган булса,...
Татарстанда иң күп ашлама туплаган район белән иң түбән әзерлекле район арасында аерма 20 тапкырдан артык.
Татарстан районнарында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнгән ашлама күләмендәге аерма 21 тапкырга җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әйтик, Зәй районында 1 гектар чәчүлек мәйданына 84,6 кг ашлык тупланган булса, Кама Тамагында ул 4,5 кг гына.
Иң күп ашлама туплаган районнар - Зәй (84,6), Сарман (82,1), Әтнә (70,8), Тәтеш (55,3) һәм Түбән Кама (52,4).
Ашлама туплау буенча иң түбән күрсәткечле районнар - Алабуга (13,6), Апас (9,7), Әгерҗе (9,4), Кама Тамагы (4,5) һәм Кайбыч (4,0).
Чыганак һәм фото: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/10/159492/
Нет комментариев