Лениногорскида гаилә белән бергәләп ГТО тапшырдылар (ФОТОЛАР)
Лениногорскида Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" муниципаль этабы узды. Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә шәһәр һәм район мәктәпләреннән гаиләләр килде, барлыгы 26 гаилә катнашты. Спорт мәктәбе шау-гөр килеп торды. Бар почмактан спорт сөюче гаиләләрнең шат авазлары яңгырап торды. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу,...
Лениногорскида Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" муниципаль этабы узды.
Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә шәһәр һәм район мәктәпләреннән гаиләләр килде, барлыгы 26 гаилә катнашты.
Спорт мәктәбе шау-гөр килеп торды. Бар почмактан спорт сөюче гаиләләрнең шат авазлары яңгырап торды. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу, аякны туры килеш тотып, гәүдәне бөгү, отжимание ясау, яткан килеш гәүдәне күтәрү, йөгерү кебек спорт төрләрендә сынаштылар.
Шунысы шатлыклы: районыбызда спортны үз иткән гаиләләр шактый. Әнә Зеленая Роща мәктәбен тәкъдим итүче Бәдертдиновлар гаиләсенең көр күңелле булуына сокланырлык.
Уллары Рушан Зеленая Роща мәктәбенең 10 сыйныфында укый. Милли көрәш, хоккей белән шөгыльләнә. Гел алдынгы урыннарны яулый.
Әтиләре Марат авыл волейбол, хоккей командаларында уйный. Күптән түгел волейбол буенча авыл командалары арасында узган ярышта алар командасы беренче урынны алган, хоккей буенча исә өченче урынны.
- Гаиләбез белән спортны яратабыз. Шәһәргә Боз сараена тимераякта шуарга киләбез, ишегалдында баскетбол, волейбол мәйданчыгы бар. Бергәләшеп йөгерәбез, чаңгыда шуабыз, - ди дус-тату Бәдертдиновлар гаиләсе.
Чара турында күбрәк "Заман Сулышы" газетының алдагы санында укыгыз
Розалия Мостафина
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев