Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ГРИППТАН САКЛАНЫГЫЗ!

Кеше күп җыела торган урыннарга бармагыз. Урын-җирне ешрак алыштырыгыз. Грипп эпидемиясе вакытында сөлгеләрне дә ешрак юарга һәм үтүкләргә кирәк. Биткә орынмагыз. Кеше, гадәттә, көне буена битенә 20-30 тапкыр кагыла. Кулдагы вируслар һәм бактерияләр биткә, аннан сулыш юлларына керә. Кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк. Үзегез белән һәрвакыт антибактериаль юеш салфеткалар...

Кеше күп җыела торган урыннарга бармагыз.
Урын-җирне ешрак алыштырыгыз. Грипп эпидемиясе вакытында сөлгеләрне дә ешрак юарга һәм үтүкләргә кирәк.
Биткә орынмагыз. Кеше, гадәттә, көне буена битенә 20-30 тапкыр
кагыла. Кулдагы вируслар һәм бактерияләр биткә, аннан сулыш юлларына керә. Кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк. Үзегез белән һәрвакыт антибактериаль юеш салфеткалар йөртегез.
Тыныч булыгыз. Нервлары тәртиптә булмаган кеше тизрәк салкын тидерә яки грипп йоктыра. Стресслардан сакланырга кирәк, депрессия организмда гормоннар эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Иммунитет
начарлана.
Бүлмәне еш җилләтегез. Кислород күп булганда, вируслар һәм бактерияләрнең саны кими. Кышын өйдә һава коры, анда борын куышлыгы кибә һәм борынның лайлалы тышчасы вируслардан саклый алмый башлый.
Бу кагыйдәләрне балаларга да өйрәтегез.
чыганак: ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев