10 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Безнең Рамил турында республика басмасы яза
«Тукта-туктагыз, тукта-туктагыз, Илдус, без монда чыгабыз». Юк, бу төшләнү түгел, ә «Вите надо выйти» җырының татарча варианты. Ишетми калган кеше юктыр. Популяр җырларны татарчалатып яздырылган видеолар көн дә арта бара. Кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә! Популяр җырларның татарча вариантларын уйлап табучы тагын бер егетне «Ялкын» табып сөйләште. Егеткә илһам кайчан килә?...
-
Юл-транспорт һәлакәте: үлүчеләр бар
Әлеге авариядә яшь бала да зыян күрә. Алабуга-Пермь юлының 144 нче километрында 15 сәгать 15 минутта «Шевроле» машинасы хуҗасы светофорның кызылына туктамыйча кызулык белән бара һәм юл киселешеннән чыгучы «Гранта» га юл бирмичә, аны бәрдертә. Нәтиҗәдә, юл кагыйдәләренә җавапсыз каравы сәбәпле, ул һәлак була һәм «Гранта»да утыручы 3 яшьлек сабый...
-
Бүген төнлә кырау төшәчәк
11 сентябрьдә төнлә республикада урыны белән 1 градуска кадәр салкын көтелә. Бүген Татарстанда давыллы куркыныч агрометеорология күренеше булу мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтүен җиткерде. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, 11 сентябрьдә республикада урыны белән нульдән 1 градуска кадәр салкын була, кырау...
-
БАЗАРДА. Илфак Шиһапов язмасы
БАЗАРДА - Кызым, кара әле, менә бу туңган әйберең нәрсә ул? - Балык ул, әби, балык. - Эсвижиймы соң? - Свежий, әби, кичә генә тоткан кебек. - Ә нишләп алай ямьсез соң ул? - Нишләп дип....Үзеңне суыткычка тыксалар, матур булыр идеңме соң? - Кызым, ә ничә сум тора ул? -...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә җылытырмы?
-
Якташыбыз Халисә Ширмән шигырен укыгыз
*** Мин генәме? ...Ә кем әйткән көзге яңгырларны Соры төстә, диеп, гел генә? Кайтам менә урам уртасыннан, Өсләремә энҗе түгелә... Һәр тамчысы көзге бу яңгырның Уттай кызган җанга төшә дә, Күтәрелә кире төнге күккә... Сөйләп булмый моны кешегә. Ә җан дигән нәрсә ник кызган соң? Мәхәббәттән инде, билгеле: Тагы гашыйк...
-
Лениногорск ЗАГСында бер төрле фамилияле кәләш белән кияүнең никахлары теркәлде
Лениногорск ЗАГС бүлегендә инде менә икенче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы, ул көнне Семенов Андрей белән Анастасия гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 8 сентябрь көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы...
-
Яңа мода
Мода дигән нәрсә ничек кенә шаккатырмый безне бүген! Соңгы тренд - дулкынлы итеп буялган иреннәр. Күпләр бу хәлне бик матур һәм оригиналь дип саный. Мондый иреннәрнең коточкыч булуын раслаучылар да бар. Әлбәттә, кем нәрсә тели, шуны ошатырга, яратырга хаклы. Ләкин табигать салган матурлык кануннарыннан бу кадәр читкә тайпылу кирәк микән?...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: кышка борщ әзерлибез
1,5 кг чөгендерне 100 грамм уксус өстәп, 300 грамм сыек майда кайнарлап алабыз. Шуңа 600 грамм кишер 1 кг. суган 3 кг. кәбестә 2,5 кг. иттарткычтан чыгарылган помидор 1-2 яфрак петрушка 3 аш кашыгы тоз 0,5 стакан шикәр комы салып,1 сәгать кайнатабыз һәм кайнар килеш стерильләштергән банкаларга тутырып, ябарга. http://baltaci.ru
-
Әни, мин куркам... (Ата-аналар колагына)
...этләрдән Сабыйга читтән генә булса да этләрне күрсәтегез. Моның өчен зоопаркка яисә хайваннар күргәзмәсенә барып кайтырга мөмкин. Ике арада визуаль элемтә урнаштыру мөһим. Балага этләр турында китаплар укырга, бергәләп мультфильмнар карарга да ярый. Психологларның тагын бер киңәше: мәче асраучы дус-ишләрегезгә кунакка барып кайтыгыз. Песиләр дә этләр кебек үк дүрт аяклы...