Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әни, мин куркам... (Ата-аналар колагына)

...этләрдән Сабыйга читтән генә булса да этләрне күр­сәтегез. Моның өчен зоопаркка яисә хайваннар күргәзмәсенә барып кайтырга мөмкин. Ике арада визуаль элемтә урнаштыру мөһим. Балага этләр турында китаплар укырга, бергәләп мультфильм­нар карарга да ярый. Психологларның тагын бер киңәше: мәче асраучы дус-ишләрегезгә кунакка барып кайтыгыз. Песиләр дә этләр кебек үк дүрт аяклы...

...этләрдән

Сабыйга читтән генә булса да этләрне күр­сәтегез. Моның өчен зоопаркка яисә хайваннар күргәзмәсенә барып кайтырга мөмкин. Ике арада визуаль элемтә урнаштыру мөһим. Балага этләр турында китаплар укырга, бергәләп мультфильм­нар карарга да ярый.

Психологларның тагын бер киңәше: мәче асраучы дус-ишләрегезгә кунакка барып кайтыгыз. Песиләр дә этләр кебек үк дүрт аяклы һәм койрыклы бит. Кем белә, бәлки, тора-бара этләргә дә ияләшер. Берүк, баланы тынычландырырга теләп, эт кешегә тими, дип өйрәтмәгез. Иң яхшысы - чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәтергә кирәк.

...чит кешеләрдән

Бу гайре табигый хәл түгел. Сабый бишектән үк көн саен күргән кешеләр белән генә аралашырга өйрәнә. Шуңа күрә өйдә чит-ят кешеләр, бигрәк тә ир-егетләр пәйда булу курку хисе уята. Кунаклар киләсен балага алдан ук әйтеп куегыз. Алар турында күбрәк сөйләсәгез дә комачау итмәячәк. Бик әйбәт кешеләр белән танышачагын белеп торсын! Кунаклар килгәч тә бала ияләшкәнче аның янәшә­сендә булыгыз.

...судан

Бала судан курыкмасын, дисәгез, аны су белән якыннанрак таныштырыгыз. Яр буенда бергәләп ял итәргә, төрле уеннар уйнарга мөмкин. Суда чыр-чу килүче балаларга да игътибар итегез. "Әнә рәхәтләнеп күңел ачалар", дип, сабыйны су буена чакырыгыз. Иртәме-соңмы, кызыксыну хисе куркуны җиңәчәк.

...караңгылыктан

Кайбер әти-әниләр фикеренчә, бала караң­гылыктан курку хисен үзе җиңәргә тиеш. Шуңа күрә малай-кызларның елавына да карамастан, бүлмәдә утны сүндерәләр. Бел­гечләр әйтүенчә, болай эшләү, киресенчә, куркуны арттырачак кына, са­быйның нерв системасына зыян килергә мөмкин хәтта. Баланың шик-шөбһәләрен юкка чыгару өчен бала белән күләгәләр театры уйнарга киңәш иткәннәр. Күләгә белән идарә итеп була икән, димәк, караңгылык та ул кадәр куркыныч түгел.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев