Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

БАЗАРДА. Илфак Шиһапов язмасы

БАЗАРДА - Кызым, кара әле, менә бу туңган әйберең нәрсә ул? - Балык ул, әби, балык. - Эсвижиймы соң? - Свежий, әби, кичә генә тоткан кебек. - Ә нишләп алай ямьсез соң ул? - Нишләп дип....Үзеңне суыткычка тыксалар, матур булыр идеңме соң? - Кызым, ә ничә сум тора ул? -...

БАЗАРДА
- Кызым, кара әле, менә бу туңган әйберең нәрсә ул?
- Балык ул, әби, балык.
- Эсвижиймы соң?
- Свежий, әби, кичә генә тоткан кебек.
- Ә нишләп алай ямьсез соң ул?
- Нишләп дип....Үзеңне суыткычка тыксалар, матур булыр идеңме соң?
- Кызым, ә ничә сум тора ул?
- Килосы алтмыш тәңкә, әби.
- Кара әле, кызым, ә бу диңгез балыгымы, елганыкымы?
- Диңгезнеке.
- Соң, диңгезнеке булгач, нишләп кичә генә тоткан булсын, диңгез ерак бит ул.
- Һи-и, әби, беләсеңме син хәзер самолетлар ничек тиз оча? "Выжт" кына иттерәләр - и монда.
- Кара әле, кызым, ә ул кылчыклымы?
- Юк, әби, кылчыгы юк.
- Кызым, ә син аны сатканда башын да үлчисеңме?
- Үлчим инде, анысы да веска керә.
- Балык башын ашап булмый бит.
- Нишләп булмасын, бик тәмле бу балыкның башы. Мактап-мактап алалар, нәкъ менә башы тәмле, дип.
- Ә ите тәмлеме икән?
- И-и, әби, нәкъ менә чебеш ите инде, үзе ап-ак, үзе йомшак...
- Ә майлылыгы?
- Әбекәем, менә тач үрдәк ите инде. Мае тамып тора.
- Кара син аны, вәт балык диген ә?
- Ал, син дә, бер-ике кило ал.
- Әй, юк ла, кызым, без бөтенләй балык ашамыйбыз. Безнең песи дә балык исен яратмый. Әле менә тиз генә он алып керим, дип чыккан идем. Ашыгам, плитәдә ашым утыра....
- .......Кызым, кара әле, менә бу нинди җимеш ул......

Автор: Илфак Шиһапов

чыганак: "Илфак Шиһапов" төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев