11 октябрь 2017 яңалыклары
-
Бер ир урманда гаять зур еланнарга тап булган [+ФОТОЛАР]
Соңгы елларда урманнар һәм далалар сизелерлек дәрәҗәдә кыргыйланды. Бу кеше аягының анда сирәк басуы белән бәйледер, мөгаен.Узган ялларда урта яшьләрдәге ир-ат гөмбә артыннан урманга юнәлгән. Тик матур итеп тезелеп үскән гөмбәләр урынына гаять зур ике еланга тап булган. Алар агач тармакларында асылынып торганнар һәм артларыннан күзәткән ят күзләрне сизмәгәннәр. Гөмбәче...
-
Лениногорскилылар, көлегез! Көлү файдалы
Көлү кан басымын, йөрәк ритмы, сулыш алу һәм мускуллар тонусына уңай тәэсир итә. Көлгәндә кешенең баш миендә бәхет гормоны - эндорфин бүленеп чыга. Ул авырулардан, стресстан саклый, авыртуны баса. Көлгәндә тукымалардагы кан йөреше, нерв системасы, канның биохимик составы яхшыра. Әлбәттә, кеше көлеп кенә сәламәтләнә алмый. Ләкин оптимистларның иммун системасы ныклырак....
-
Лениногорскида узган "Газетка язылучы көне"ндә "Заман сулышы" призлар уйнатты
11 октябрь - шәһәр һәм районда "Газетка язылучы көне" буларак игълан ителгән иде. Шул көне язылучылар арасында "Заман сулышы" газеты редакциясе дә бүләкләр уйнатты. Безнең газетка ул көнне 43 кеше язылган иде. Алар арасында без өч приз уйнаттык. Беренче приз - бик матур бокаллар җыелмасы шәһәребезнең Ленин урамы, 30нчы йорты,...
-
Лениногорскида «Частник» операциясе үтә
4 октябрьдә «Частник» операцииясе кысаларында Гостехнадзор идарәсенең Лениногорск бүлеге эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, трактор, юл-төзелеш һәм үзйөрешле машиналарны тикшерде. Рейд барышында 16 берәмлек техника тикшерелде, шуның өчесендә җитешсезлекләр табылды. Ильнур Галимов, Гостехнадзор бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы
-
Депрессиягә бирешмәс өчен нишләргә?
Бүген бу өлкәдәге медицина учреждениеләре элеккеге режимда эшләячәк. Дөрес, халыкны гадәттәгедән күбрәк кабул итәрбез, диләр. Ә менә киләсе елга Сәламәтлек саклау министрлыгы күчтәнәч әзерли. Тиздән 150 еллыгын бәйрәм итүче Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә ачык ишекләр көне узачак. Татарстанда 100 мең халыкка 223 психик тайпылыш очрагы туры килә. Гади итеп...
-
новости
-
Россиядә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләрне уздырмаган өчен штраф күләмен арттыралар
Россиядә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләрне уздырмаган өчен машина йөртүчеләргә штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр арттыралар. Дәүләт Думасы тиешле канун проектын өченче укылышта тулысынча кабул итте. Бу хакта "РИА Новости" җиткерә. Хәзер гамәлдәге Административ хокук бозулар кодексы редакциясендә штраф күләме 1,5 мең сумны тәшкил итә. http://tatar-inform.tatar
-
Большой этнографический диктант напишут 3 ноября
Накануне Дня народного единства, 3 ноября 2017 года, в каждом регионе страны пройдет культурно-просветительская акция «Большой этнографический диктант». В этом году мероприятие получило статус международного - к его проведению подключилось Россотрудничество. Поэтому проверить уровень этнографической грамотности смогут не только жители России, но и соотечественники за рубежом. - Уникальность России заключается...
-
Татарстанда 20 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
Чаллыда 20 яшьлек кыз югары каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Кызның үле гәүдәсе бүген иртән ЗЯБ бистәсендә унҗиденче комплекс янында табылган. Фаҗига буенча өстәмә мәгълүматлар ачыклана, тикшерү бара. http://tatar-inform.tatar
-
Йорт хайваннары өчен түләргә туры киләчәк?
Халыкның гына түгел, йорт хайваннарының да исәбен алырга җыеналар, җәмәгать. Россия Дәүләт Думасы депутатлары эт-мәчеләрне терки башларга тәкъдим ясаган. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Панов хәбәр иткән. Шул рәвешле хөкүмәт йорт хайваннарын исәпкә алу һәм идентификацияләү кагыйдәләрен билгеләүче документ әзерләгән. Аны...
-
Антибиотиклар - табиб рецепты буенча
Илдә антибиотиклар сату тәртибен җитди күзәтү астына алмакчылар. Хөкүмәт бу препаратларга кагылышлы федераль стратегия кабул иткән, ул 2030 елга кадәр вакытны үз эченә ала. Микробларның антибиотикларга күнегүе Русия генә түгел, барлык илләр өчен проблемага әверелгән. Экспертлар фикеренчә, бу ел саен 700 мең кешенең үлеменә китерә. 2050 елда бу сан 10...
-
Бюджеты районов Татарстана на 2018 год прогнозируются бездефицитными
Сегодня на парламентских слушаниях в Государственном совете РТ обсуждался проект бюджета республики на 2018 год, сообщает ИА «Татар-информ». «Все бюджеты муниципальных образований прогнозируются бездефицитными», - подчеркнул министр финансов республики Радик Гайзатуллин. Он особо подчеркнул, что формирование прогноза по расходам консолидированного бюджета Татарстана ориентированы на реализацию задач, озвученных Президентом республики в...
-
Лениногорскида кабат игезәкләр туган
Ел башыннан бирле бу 11 пар игезәкләр. 10 октябрь көнне Лениногорскида Рамил һәм Венера Мостафиннар гаиләсендә игезәк балалар Динар һәм Данияр туган. ЗАГС бүлеге белгечләре ата-анага туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга - чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!
-
Лениногорскилылар, бүген кыска вакытлы яңгыр көтелә
Көндезге һава температурасы 14 градус җылы булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Татарстанда, шул исәптән Казанда да иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә. Татарстанда көндезге максималь һава темпертурасы -...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Көннәрегез уңышлы, күңелләрегез күтәренке булсын!