Лениногорскилылар, бүген кыска вакытлы яңгыр көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, бүген кыска вакытлы яңгыр көтелә

Көндезге һава температурасы 14 градус җылы булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Татарстанда, шул исәптән Казанда да иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә. Татарстанда көндезге максималь һава темпертурасы -...

Көндезге һава температурасы 14 градус җылы булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Татарстанда, шул исәптән Казанда да иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә.

Татарстанда көндезге максималь һава темпертурасы - +6..+11, көнчыгыш районнарда - +14 градус булачак.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев