Депрессиягә бирешмәс өчен нишләргә?
Бүген бу өлкәдәге медицина учреждениеләре элеккеге режимда эшләячәк. Дөрес, халыкны гадәттәгедән күбрәк кабул итәрбез, диләр. Ә менә киләсе елга Сәламәтлек саклау министрлыгы күчтәнәч әзерли. Тиздән 150 еллыгын бәйрәм итүче Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә ачык ишекләр көне узачак. Татарстанда 100 мең халыкка 223 психик тайпылыш очрагы туры килә. Гади итеп...
Бүген бу өлкәдәге медицина учреждениеләре элеккеге режимда эшләячәк.
Дөрес, халыкны гадәттәгедән күбрәк кабул итәрбез, диләр. Ә менә киләсе елга Сәламәтлек саклау министрлыгы күчтәнәч әзерли. Тиздән 150 еллыгын бәйрәм итүче Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә ачык ишекләр көне узачак.
Татарстанда 100 мең халыкка 223 психик тайпылыш очрагы туры килә. Гади итеп әйткәндә, ел саен республикада психик авырулар күзәтелгән 8-8,5 мең кеше теркәлә. Нәкъ менә психик авырулар аркасында инвалидлыкка чыгучылар саны арта бара. Бүген алар 36580 кешене тәшкил итә. Шул халыкның 60 проценты эшкә яраклы булып санала.
Татарстанда тәүлек буе эшли торган «Сердәш 129» психология медицина ярдәме бар. Әлеге хезмәтнең җитәкчесе Юрий Калмыков әйтүенчә, «Сердәш 129»га күбесенчә гаилә мөнәсәбәтләре, депрессия, җавапсыз мәхәббәт, хыянәт, ялгызлыктан зарланып шалтыраталар. Килеп туган катлаулы ситуацияне үзеңә дә җиңәргә була анысы, ләкин белгеч белән сөйләшү проблемаларны тизрәк хәл итәргә ярдәм итә, ди белгечләр. Әмма кешеләрнең психиатрларга бармавы үзе бер аерым мәсьәлә. Монда психиатрлар һөнәрен кимсетеп күрсәтү, еш кына психиатрия хастаханәләрен «психушка» дип атау да үз ролен уйный дип саный белгечләр. Югыйсә, психиатрия хастаханәләрендә дәвалану өчен бар уңай шартлар да тудырылган, медицина учреждениеләренә ремонт ясалып тора, табибларның тәҗрибәсе җитәрлек. Юрий Калмыков фикеренчә, психологик тайпылышлар аркасында үз-үзенә кул салган кешеләр дә очрый. Ни хикмәт, ир-атлар арасында үз- үзенә ышанмаучылар күбрәк.
- Хәзер ир-атлар белән хатын-кызларның рольләре алышынды. Хатын-кыз актив, моны сизгән ир-ат үз эченә бикләнә, көндәшлеккә сәләтен югалта, аның үзенә ышанычы югала, ул өйләнми, әнисе белән генә яши, порнография сайтларында вакытын уздыра башлый. Гадәттән тыш хәлләр, табигый үзгәрешләр, кешенең һөнәре - болар барысы да кешенең күңел халәтенә тәэсир итәргә мөмкин, - ди Юрий Калмыков.
Күңел төшенкелеге тойсагыз, борчуларыгыз булса, 279-55-80 «Сердәш 129» психология медицина хезмәтенә шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев