12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида төнлә һава температурасы -31 градуска кадәр төшәргә мөмкин
Бүген төнлә һәм 13 гыйнварда иртән һәм көндез явым-төшем көтелми. Тик салкынайтачак. Төнлә һава температурасы -23 -26, кайбер урыннарда -31 градуска кадәр суытырга мөмкин. 13 гыйнварда көндез -17 -22 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, сак булыгыз.
-
Сине кем үпте?! (Булган хәл )
Алмаз әле кашларын төзәтте, әле чәчләрен майлап-майлап сыпырды. Костюмын бер киде, бер салды. Хатыны Миләүшә бу тамашаны озак күзәтте. Ике сәгать көзге янында кәләш сыман бетерелгән иренә: - Яңа ел кичәсе генә булмады инде бу. Валлаһи, өйләнгәндә дә шулхәтлесен кыланмагансыңдыр. Нәрсә дип шулхәтле көязләнәсең?- дип шелтә белдерде. Тормыш иптәше исә...
-
Зилә Мөдәррисовадан Җиңел бисквит рецепты
Әлеге камырны әзерләү өчен: 100 гр ак май 200 гр. шикәр комы 2 йомырка ярты стакан сөт 200 гр. он ярты чәй калагы аш содасы тәм буенча тоз 5-6 аш кашыгы куертылган сөт кирәк Ак майны эретеп шикәр комы белән болгатабыз һәм бер йомырка сытабыз. Яхшылап бутаганнан соң тагын берне...
-
Бәрәңге бетәргә мөмкин?! Бу ни хикмәт?
2018 елның беренче яртыеллыгында бәрәңге хакы сизелерлек артып китергә мөмкин. Билгеле булганча, 2017 елда безнең илдә җыеп алынган бәрәңге күләме бик күпкә ким булган. Төгәл саннар белән әйткәндә, ул 90,7% ны тәшкил. Шунысын да исәртеп үтергә кирәк, азык-төлек куркынычсызлыгы Доктринасы нормалары 95%. Нәтиҗәләргә килгәндә, 2017елда җыеп алынган бәрәңге уңышы 2016...
-
Татарстанда беренче һәм өченче баласын тапкан авыл хатын-кызларына пособиеләр булачак
Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар - хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш. Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин шул...
-
Лениногорскида Иҗтимагый советка яңа рәис сайланды
Мэриянең актлар залында Иҗтимагый советның утырышы узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Яңа елның беренче утырышы үзгәрешләргә бай булды. Иҗтимагый совет составына яңа кешеләр кабул ителде. Шулай ук советка яңа рәис сайланды. Ул - Евгений Благодаров. Лениногорскилылар аны озак еллар шәһәрнең архитекторы булып эшләвен хәтерлиләр. Аның...
-
Лениногорскилыларны хоккейга чакыралар
14 гыйнварда "Сокол" хоккей кортында хоккей матчы булачак. Анда Лениногорск хоккее ветераннары һәм "Сокол" командасы уйный. 12.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
-
Лениногорскида халык куркынычсызлыгын сакларга видеокүзәтү камералары да ярдәм итә
Бүгенге көндә шәһәрдә 800 дән артык видеокүзәтү камералары куелган. "Куркынычсыз шәһәр" системасы ярдәмендә шәһәрнең төрле почмагын тәүлек әйләнәсендә күзәтергә була. Видеокүзәтү камераларындагы язмалар полициянең дежур частенә килә. Урындагы хәлләр реаль вакыттагы режимнан килә, теләсә кайсы вакытта полиция хезмәткәрләре язманы карый ала. Узган елның 11 ае эчендә әлеге система ярдәмендә 97...
-
Җинаятьче Гөлшат Котенковага газ пистолеты һәм шешә ватыгы белән һөҗүм иткән
Җинаятьче Гөлшат Котенковага газ пистолеты һәм шешә ватыгы белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 10 гыйнвар төнендә Кызыл Чишмә бистәсенең өйрәнү-күнегүләр базасы территориясендә 29 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табыла. Ул чаңгыда шуу өчен...
-
Лениногорскида район башлыгы кубогына картинг ярышлары үтәчәк
21 гыйнварда район башлыгы кубогына картинг буенча «Республика көньяк-көнчыгышының кышкы кубогының 2нче этабы" ярышлары үтәчәк. Ярышлар 8.00 сәгатьтә башлан, узу урыны - Лениногорск шәһәре, Белинский урамы 47нче йорт. Җаваплы: нче спорт мәктәбенең картинг буенча тренер-укытучысы Хазанов Сергей Ремович, тел. 8-9172648916
-
Яшь ананы үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең ИСЕМЕ билгеле булды
Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең исеме - Данила Котенев булуы ачыкланган. Аны сак астына алу буенча суд процессы ябык режимда узачак. Бу хакта бүген билгеле булды. Җинаять эшендә көчләү белән бәйле фактлар калкып чыгарга мөмкин. Аңарчы гаепләнүче үз гаебен таныган дигән хәбәр таралган иде. http://matbugat.ru/
-
Путин Яңа елда кайда ял иткәнен әйтте
Россия Президенты Яңа елны өендә каршы алган, аннары Себергә юл тоткан. Россия Президенты Владимир Путин Яңа елны Россиядә каршылауны өстен күрә. Кичә ул журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләде. «Яңа елга килгәндә, мин барлык бәйрәмнәрне дә Россиядә үткәрәм. Шулай гадәткә кергән инде», - дип белдерде Путин. Быел ул Яңа елны...
-
Пенсионерның 3 миллион сумын чәлдергәннәр
Стәрлетамак шәһәрендә 70 яшьлек ханым Интернет аша дару сатып алырга уйлаган. Өлкән яшьтәге ханым 2015 елда Интернет аша даруга заказ бирә. Тиешле акчаны да күчерә, ләкин дару килми. Соңыннан аферистлар, телефон аша элемтәгә чыгып, тагын берничә тапкыр акча күчертә. Үткән елның ноябрендә пенсионер янә 450 мең сум күчерә. Мошенниклар моны...
-
Шөгерлеләр Иске Яңа ел каршыларга чакыра
Сезне 12 нче гыйнвар көнне Шөгер мәдәният йортына "Җырлап керик Яңа елга" дип исемләнгән Искечә Яңа ел тамашасы карарга чакырабыз. Программада : күңелле җырлар, биюләр, уеннар. Башлана 18:00 сәг. Рәхим итегез!!!
-
Машинагыз бикләнеп, ачкычыгыз эчтә калса, нишләргә?
Автомобиль - гел игътибарлы булуны, җаваплылыкны таләп итә. Таркау зиһенлеләрне бик шәпләп кенә өйрәтә дә ала ул. Таркау булмасаң да кайвакыт әллә нинди кыен да, кәмит тә хәлләрдә калырга мөмкинсең. Шундыйларның берсе - машинаның бикләнеп калуы. Машина ачкычы да, сумка, телефон да - барысы да машинада. Мондый хәлдә калсаң, нишләргә...