Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сине кем үпте?! (Булган хәл )

Алмаз әле кашларын төзәтте, әле чәчләрен майлап-майлап сыпырды. Костюмын бер киде, бер салды. Хатыны Миләүшә бу тамашаны озак күзәтте. Ике сәгать көзге янында кәләш сыман бетерелгән иренә: - Яңа ел кичәсе генә булмады инде бу. Валлаһи, өйләнгәндә дә шулхәтлесен кыланмагансыңдыр. Нәрсә дип шулхәтле көязләнәсең?- дип шелтә белдерде. Тормыш иптәше исә...

Алмаз әле кашларын төзәтте, әле чәчләрен майлап-майлап сыпырды. Костюмын бер киде, бер салды. Хатыны Миләүшә бу тамашаны озак күзәтте. Ике сәгать көзге янында кәләш сыман бетерелгән иренә:

- Яңа ел кичәсе генә булмады инде бу. Валлаһи, өйләнгәндә дә шулхәтлесен кыланмагансыңдыр. Нәрсә дип шулхәтле көязләнәсең?- дип шелтә белдерде.

Тормыш иптәше исә аның сүзләрен игътибарга да алмыйча:

- Миләшем, нинди галстукны бәйлим икән, дип кием сайлавын белде.

Миләүшәнең бәйрәмгә ирен ялгызын гына җибәрәсе килми иде. Эченнән янса-көйсә дә, елмаерга тырышты. Алмазның күлмәгенең якасын рәтләде, өс киемен кулына ук алып килеп тоттырды.

- Кара әле әтисе, кәртинкәдән төшкән кебек булдың. Йөземә кызыллык китерәсе булма, чамаңны гына белеп эч. Анда чабуыңа басып торучы булмас, - дип бармагын янагандай булды. - Алай да, бик соңга калып кайтырга тырышма инде, - дип озатып калды ул аны. Ә ир исә Миләүшәсен кочып үпте дә, сәгать уникеләргә кайтып җитәрмен, дип чыгып китте. Артыннан бүлмәгә тәмле хушбуй исе аңкып калды.

Сәгать теле уникене сукты. Хезмәттәшләре белән яңа ел кичәсенә киткән ирен озак көтте Миләүшә. Сәгать бер булды, ике дә тулды, Алмазы гына күренмәде. Ниһаять, ишектә кыштырдаган тавышлар ишетелде. Миләүшә стенадагы сәгатькә күз салса, ни күрсен, сәгать өч тулып килә. Соңга калмаска сүз биргән кешесе лычма исерек, көч-хәл белән генә атлап керде дә, йокы бүлмәсенә кереп тә тормыйча диванга ауды. Миләүшәнең хәләл җефете каршына йөгереп чыгып зилзиләләр уйнатасы килсә дә, йоклаганга салышып, таңны аттырды. Ә иртән торуга берни булмагандай коймаклар пешерергә кереште. Аш бүлмәсендә гыжлаган табаны күргән Алмаз ни шатланырга, ни көенергә белмәде.Түр якка узды да, караклыкта тотылган бур сыман Миләүшәнең күзләренә карарга куркып утырды. Имеш, хатыны кайчан беренче булып сүз башлар дип көтте. Тегесе авызына су капкан кебек, дәшәргә уйламады да.

- Миләшем, чәчәгем, ни бит... кичә күбрәк эчелгән. Асылым, син бик ачуланма инде мине, дип сүзне нидән башларга белмичә ык-мык килде Алмаз.

Ә хатыны коймакларын пешереп бетерде дә, аргы якка чыгып иренең күлмәген алып керде. Бу Алмазның кичәгә кигән күлмәге иде. Каршына килеп утырды да, якасына төртеп:

- Нәрсә бу? - дип сорады.

Махмырдан интегеп утырган ирнең күзләре дүрт булды.Озак кына башын кашып торганна соң:

- Хм... Иннек эзе, - диде.

- Иннек икәнен үзем дә күрәм. Кайдан? Ничек? - дип Миләүшә иреннән прокурор сыман сорау ала башлады.

- Карлыгачым, сандугачым, былбылым мин сине генә яратам!- дип сайрый башлады. - Берни дә хәтерләмим, белмим, аңаламыйм. Ир бер бүртенде, бер кызарынды. Сүзләр таба алмый интекте. Аннан суыткычтан тозлы кыяр суы алып эчте.

- Кояшым, аем, йолдызым, әйдә аңлашыйк. Җимешем, бәгырем, син генә минем йөрәгемдә. Кара кашым, бөрлегәнем... Тә-әк, хәлләр менә болайрак, дип хатирәләрен яңарта башлады.

- Кичә синең белән саубуллашып чыгып киткәч, ишегалдында бер таксига утырдым. Ялгызым гына бардым. Килеп җиттем. Мин килгәндә барысы да утырышканнар иде инде. Беренче рюмканы штрафнойдан башладым. Икенчесен мәҗлес ачылу хакына тотып куйдык. Өченчесендә тәпи юдык. Теге безнең цехта эшли торган Рөстәмнең малае туган бит. Дүртенчесендә фатир котладык. Рузилгә ипотека биргәннәр. Бишенчесе - Маратны бүлек мөдире итеп куйганнар. Ә менә алтынчысында әтәчне озаттык... Җырладык. Мин теге син яраткан "Су буйларында" ны җырладым. Биедек. Әпипәне, латышча, чегәнчә... Медляк та булды. Анысына теге ашханәдә эшләүче Гөлүсәне дәштем. Өч тапкыр.

Әлегә кадәр ирен тыныч кына тыңлап утырган Миләүшә:

- Өч тапкыр?!

- Гүзәлем, стоп, кызма! Ул бит ашханә мөдире. Төш вакытында һәрвакыт добавка бирә . Чү матурым, Гөлүсәнең ирен эзе түгел, точно аныкы түгел .

- Әһә, син аның нинди икәнен дә беләсеңмени?

- Юк инде, андый иннек сөртми ул дип әйтүем. Гөлүсә иренен һәрвакыт кычкырып тора торган кызылга, ә моныкы алсу.

- Ярый, бәйрәм хакына соң кайтканың өчен һәм бусын да кичерәм, яңа ел бүләге дип кабул ит, - дип сөйләшүгә нокта куйды хатын.

- И, миләшем, чәчәгем, карлыгачым, сандугачым, былбылым, кояшым, аем, йолдызым, җимешем, бәгырем, кара кашым, гүзәлем, матурым, бөрлегәнем син бит минем бергенәм, - дип Алмаз хатынын кочагына алды. Миләүшәнең бу хәтле назлы сүзләрне туй көнендә дә ишеткәне булмагандыр. Яраткан һәм кадерле кешеңнән шундый сүзләр ишетүе әй рәхәт икән. Тату, аңлашып яшәүләре үзе олы бәхет, зур бүләк. Бүләк дигәннән Яңа елга алган яңа алсу иннеген сөртә алмас шул Миләүшә. Юкса, Алмазына ачу итеп ап-ак якага ирен эзен үзе салган иде...

Зилә Мөдәррисова

фото: https://yandex.ru/images/search?img_url=http%3A%2F%2Fwww.mplscounseling.com%2Fcounseling-blog%2Fwp-content%2Fuploads%2F2014%2F05%2FXQnrnA4ZAXTvdTSdKd9e33lDXGLUINPYjT9mrk40L8I-300x258.jpg&p=1&text=%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BD%D0%B8%D0%B2%D0%B0%D1%8F%20%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D0%B0%20%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BD%D0%BA%D0%B0&noreask=1&pos=74&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев