Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида халык куркынычсызлыгын сакларга видеокүзәтү камералары да ярдәм итә

Бүгенге көндә шәһәрдә 800 дән артык видеокүзәтү камералары куелган. "Куркынычсыз шәһәр" системасы ярдәмендә шәһәрнең төрле почмагын тәүлек әйләнәсендә күзәтергә була. Видеокүзәтү камераларындагы язмалар полициянең дежур частенә килә. Урындагы хәлләр реаль вакыттагы режимнан килә, теләсә кайсы вакытта полиция хезмәткәрләре язманы карый ала. Узган елның 11 ае эчендә әлеге система ярдәмендә 97...

Бүгенге көндә шәһәрдә 800 дән артык видеокүзәтү камералары куелган.

"Куркынычсыз шәһәр" системасы ярдәмендә шәһәрнең төрле почмагын тәүлек әйләнәсендә күзәтергә була. Видеокүзәтү камераларындагы язмалар полициянең дежур частенә килә. Урындагы хәлләр реаль вакыттагы режимнан килә, теләсә кайсы вакытта полиция хезмәткәрләре язманы карый ала.

Узган елның 11 ае эчендә әлеге система ярдәмендә 97 җинаять ачылды, уннан артык админстратив хокук бозулар кисәтелде. Җинаятьләрнең күпчелеге чит мөлкәтне үзләштерү белән бәйле.

Язма язылганнан соң беркадәр вакыт үткәч тә аны карап була. Материаллар җиде көн саклана. Андый-мондый хәл килеп чыкса, димәк, полиция хезмәткәренең кулында хокук бозуны яисә машина номерын теркәгән язма була дигән сүз.

Күзәтү камералары аша ачыкланган берничә җинаять: мәсәлән, 24 октябрьдә шәһәрдә күпкатлы йортның бер подъездыннан ике бала коляскасы (матди зыян 4 мең 500 сум) урладылар. Йортка урнаштырылган камера ярдәмендә полиция хезмәткәрләре бер хатын-кызның колясканы алып китүен ачыклап, аның эзенә төшәләр, яшәгән урынына кадәр беләләр. 51 яшьлек хатын-кыз ни өчен коляскаларны урлавын аңлатып бирә алмаган, бары исерек хәлатендә эшләвен әйткән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Тышкы якка урнаштырылган күзәтү камералары берничә дистә метрдан да кешене танырга мөмкинлек бирә, ә андагы инфракызыл ут ярдәмендә караңгы вакытта да ни булганын күреп була.

Йорт янындагы видеокамералар өч яклап: йорт территориясе, уен мәйданчыгы, контейнерлар куйган урынга урнаштырыла.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев