Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зилә Мөдәррисовадан Җиңел бисквит рецепты

Әлеге камырны әзерләү өчен: 100 гр ак май 200 гр. шикәр комы 2 йомырка ярты стакан сөт 200 гр. он ярты чәй калагы аш содасы тәм буенча тоз 5-6 аш кашыгы куертылган сөт кирәк Ак майны эретеп шикәр комы белән болгатабыз һәм бер йомырка сытабыз. Яхшылап бутаганнан соң тагын берне...

Әлеге камырны әзерләү өчен:

100 гр ак май

200 гр. шикәр комы

2 йомырка

ярты стакан сөт

200 гр. он

ярты чәй калагы аш содасы

тәм буенча тоз

5-6 аш кашыгы куертылган сөт кирәк

Ак майны эретеп шикәр комы белән болгатабыз һәм бер йомырка сытабыз. Яхшылап бутаганнан соң тагын берне кушабыз. Аннан соң сөт, он кушабыз. Соданы аш серкәсе белән күбекләндерергә һәм аны онга кушарга кирәк булачак.

Барлык ингредиентларны кушып яхшылап болгаткач, 40-45 минутка мичкә куеп пешерергә. Әзер булгач, өстенә куертылган сөт сөртергә, бизәргә.

Зилә Мөдәррисова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев