12 май 2018 яңалыклары
-
Пенсиягә чыгу яше артырмы?
«РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, “HeadHunter” белгечләре сораштыруында катнашкан Русия халкының яртысыннан күбрәге хәзер гамәлдә булган пенсиягә чыгу яшен (ирләрнең - 60, хатын-кызларның 55 яшьтән) уңай бәяләгән.
-
“Безне күрәзәче сүзе аерды...”
Ул миңа шалтыратып: “Сезгә хатыным белән ничек аерылышуымны сөйлисем килә. Газетага яздыру өчен...” – диде. Адресны әйткәч, санаулы минутлар эчендә өем каршына килеп тә җитте. Башта калын дәфтәренә исем-фамилиямне теркәде, диктофонын кабызды, язганда кеше һәм авыл исемнәрен үзгәртеп бирүемне шарт итеп куйды. Үзенең кулында – элекке хатынына каршы җыйган бер папка документ, телефон аша язышкан бөтен хатларының күчермәсе, бихисап аудиоязмалар. Кыскасы, нык әзерләнгән егет...
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 42 яшьлек фура йөртүчесенең гомере өзелгән
Һәлакәт 11 майда Мамадыш районында Мәскәү-Уфа юлында булган.
-
Җиңү көнендә Татарстанда атыш булган
Казанда 41 яшьлек исерек ир-ат күршесенең ишегенә берничә тапкыр пистолеттан аткан. Бу хакта "Татар-информ”га Росгвардиянең Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскилылар, атлар чабышына барасызмы?
Бүген Югары Каран авылындагы атлар утарында атлар чабышы – бәйге булачак. Ул 11.00 сәгатьтә башлана.
-
Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат янгында үлгән
Фаҗига Татарстанның Кайбыч районы Федоровское авылында булган.
-
Иртәгә Югары Каранда узачак ат чабышлары – бәйге программасы
Программада:
-
Иртәгә, 13 майда, Лениногорск районында ат чабышлары - «Бәйге» узачак
13 майда районыбызның “Алмакай” атлар утары территориясендә (Югары Каран авылы янында) атлар чабышы – “Бәйге” узачак.
-
Лениногорскилылар, кычыткан ашы пешердегезме әле?
Кычыткан - бик файдалы үлән. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)… Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә. К витаминына бай булуы белән бавырда протромбин дигән матдә барлыкка китереп, канны куерта.
-
ТӨСЛЕ КОЯШ КҮЗЛЕГЕ ЗЫЯНЛЫ
Күз табиблары төсле линзалы кояштан саклаучы күзлекләрнең зыянлы булуы турында кисәтте.
-
Рамазанга әзерме?
Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае — Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Элек-электән үк хак мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтләрен үтәүгә бик җаваплы карарга тырышканнар, Рамазан аена да зур игътибар биргәннәр. Аңа әзерлек ничек булырга тиеш соң?
-
СТРЕССНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Бүген без стресс заманында яшибез. Стрессны ничек җиңү турында бик күп китаплар язылган, телевизордан да көн саен диярлек сөйлиләр. Психологлар, психоаналитиклар һәм психотерапевтлар стресс белән көрәштә үз ысулларын тәкъдим итеп торалар. Без дә иң танылган ысулларны исегезгә төшереп китәргә булдык әле.
-
Ярдәм кирәк! Федотовка авылында янгында 7 балалы гаилә йорт-җирсез калган
Федотовка авылында янгын чыгып, 7 балалы гаилә йорт-җирсез, киемсез – бер әйберсез калды – аларга ярдәм кирәк.
-
Татарстанда җәйнең нинди буласы билгеле
Май, июнь, июль, август һәм сентябрь айларында республикада нинди һава торышы булачагын “Татар-информ” хәбәрчесе белеште.