ТӨСЛЕ КОЯШ КҮЗЛЕГЕ ЗЫЯНЛЫ
Күз табиблары төсле линзалы кояштан саклаучы күзлекләрнең зыянлы булуы турында кисәтте.
Зәңгәр, алсу, шәмәхә күзлекләрне айга берничә тапкыр гына кияргә мөмкин. Алар күздәге басымны күтәрә, күз күремен боза ала. Андый линзалар кояш нурларыннан бөтенләй сакламый. Төсле күзлекләр арасында иң куркынычсызы — яшел линзалысы. Ул табигый төсләрне бозмый, шул ук вакытта күздәге басымны киметергә булыша. Табиблар мондый линзаны глаукомадан интегүче өлкән яшьтәге кешеләргә дә кияргә киңәш итә.
Кояштан саклаучы күзлекләр көрән, кара, соры була ала. Алар кояш чагылдыруны киметә, яхшы күрсәтә. Ерактан начар күрүчеләргә — көрән, якыннан начар күрүчеләргә яшел пыялалы күзлек яхшы. Кояштан саклаучы күзлекне ике ел саен алыштырып торыгыз. Кояш нурлары акрынлап линзаны боза һәм аның тәэсире кими.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев