Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 42 яшьлек фура йөртүчесенең гомере өзелгән

Һәлакәт 11 майда Мамадыш районында Мәскәү-Уфа юлында булган.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 42 яшьлек фура йөртүчесе үлгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр минитрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фаҗигале һәлакәт 11 майда кичке 10да М7 трассасында булган.

Якынча мәгълүматлар буенча “Hino” йөк машинасының 42 яшьлек йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген һәм дистанция сакламаган, шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче  “КАМАЗ”га бәрелгән.

Һәлакәт урынына 5нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Алар йөк машинасы кабинасында йөртүче кысылган булуын күргән. Коткаручылар фураның аккумляторын сүндергән, ГАСИ ВЕБЕР белән яньчелгән автомобильдән зыян күрүчене чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Табибларның ярдәм итәргә тырышуына карамастан, йөк машинасы белән идарә иткән 42 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев