Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, кычыткан ашы пешердегезме әле?

Кычыткан - бик файдалы үлән. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)… Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә. К витаминына бай булуы белән бавырда протромбин дигән матдә барлыкка китереп, канны куерта.

3 литр су, 1 аш тәлинкәсе кычыткан, 1/2 стакан дөге, 1 суган, 2-3 бәрәңге, 1 уылган кишер, яшел тәмләткечләр, тоз. Кыздыру өчен атланмай.

Чистартылган суганны вак итеп турарга һәм уылган кишер белән атланмайда кыздырырга. Юылган кычытканга кайнар су агызып, 3-5 минут тотарга. Суын түгеп, саркытырга һәм вак итеп турарга. Кайнап торган суга шакмаклап туралган бәрәңге, кыздырылган суган белән кишер салырга. Уттан алырга 15 минут кала кычыткан өстәргә, тоз сибәргә һәм кайнап чыгуга дөге салырга. Табынга биргәндә каймак салып, ваклап туралган яшел тәмләткечләр сибәргә.

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/sez-kychytkan-ashy-pesherdegezme-le

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев