Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида әфганчы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Әфган сугышында катнашкан Алмаз Шакиров истәлегенә, ул яшәгән йортка мемориаль такта куйдылар.


Алмаз Альберт улы шушы елның 29 мартында бакыйлыкка күчкән. “Улым белән горурланам. Әлбәттә, яшәргә дә, яшәргә иде әле. Тик әфган сугышы исәнлеген бетерде шул. Әнисе белән безне икебезне калдырып китте”, - ди әтисе, яшьле күзләрен сөртеп.

Алмаз Шакиров 54 яшендә вафат булган. Вафатыннан соң 40 көн узгач, ул яшәгән йортка куелган мемориаль тактаны ачтылар. Аны ачуда әти-әнисе, туганнары,дуслары, күршеләре, шулай ук “Беркут” хәрби-патриотик клубтан, “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Артур Якупов катнашты. Бу Лениногорск районында әфган ветераннары хөрмәтенә урнаштырылган өченче мемориаль такта.

“Мемориаль такта булдыру традициягә әйләнесен иде. Районда,  шул исәптән республикада да афган сугышында күп кенә егетләрнең гомере өзелгән. Мемориаль такталар куеп без аларның батырлыкларын, кыюлыкларын тагын бер тапкыр искә алабыз”, - ди Артур Якупов. Ул шулай ук күпкатлы йортларда такталар урнаштыруда кайбер авырлыклар килеп чыгуын билгеләп узды.

Алмаз Шакировның сеңлесе абыйсын иң яхшы туганы итеп искә ала. “Әти-әни һәрвакыт эштә иде. Абыем мине бакчадан килеп ала иде, ул мине тәрбияләде дә диярлек, мин аны шулхәтле яратам”, - ди Эльза Шакирова күз яшьләре белән.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз

Ильмира Гареева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мемориаль такта