Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар

Быел Татарстанда – Цифрлаштыру елы. Әлеге уңайдан мәгариф хезмәткәрләренең дә техник базасын яңарту эшләре башланды. 

 

Бүгенге заманда укытучыга иң кирәкле булган техниканың берсе – ноутбукларны яңартачаклар. 

Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча моңарчы күрелмәгән программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Барлыгы республика буенча 12 мең ноутбук тапшыру планлаштырылган. 

Лениногорск шәһәре һәм районына 422 данә ноутбук кайтты. Бүген Мәгариф йортында аны мәктәп директорларына тапшырдылар.

Мәктәпләргә техник базаны яңартырга Ак Барс Банкы ярдәм иткән. Ак Барс Банкның “1нче номерлы Лениногорск “ сату офисы җитәкчесе Галина Эскина әйтүенчә, банк өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә ярдәм итү гадәти хәл. 

“Мәгариф өлкәсе банкның махсус игътибар үзәгендә. Татарстанда мәктәпләрдә ноутбукларны яңарту проекты бу өлкәгә ярдәм итү буенча күпьеллык тәҗрибәне дәвам иттерә”, - ди ул.
"Мәктәпләрдә техникалар искергән инде, шуңа күрә без Татарстан җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Яңа ноутбуклар уку процессын оештыруда менә дигән ярдәм булачак",-  дип Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин. 

“Безнең Куакбаш мәктәбенә 4 ноутбук бирделәр. Бик яхшы гамәл бу. Кайбер укытучыларыбызның ноутбуклары күптәнге иде инде, хәзер алыштырачакбыз”, - ди Куакбаш мәктәбе директоры Венера Вәлиева.

 

реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев