13 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Түбән Чыршылыда узган җыенда үзара салым күләмен арттырдылар (ФОТОЛАР)
Түбән Чыршылыда халык җыены узды. Анда үзара салым акчасы күләмен бераз арттырдылар. Әлегә кадәр йөз сумнан җыйган булсалар, быелдан 150 сум булачак. Әлеге акчаларның республика Хөкүмәтеннән дүрт мәртәбә артып кайтуын да онытмыйк. Җыенда район башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты. Авыл башлыгы Нурия Хәйруллина соңгы дүрт ел эчендә үзара салым акчасына...
-
Татарстанлылар онкологларда бушлай тикшеренү үтә ала
Республиканың клиник онкология диспансерында 18-22 сентябрь көннәрендә Татарстан халкына бушлай консультация алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кабул итү алдан язылу буенча алып барылачак. 8 (843) 525-73-92 телефоны аша 15 сентябрьгә кадәр алдан язылып кую мөмкинлеге бар. http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/13/148246/
-
2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры пәйда булачак
2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде. "Без инфраструктура әзерләүне дәвам итәбез һәм бүген Казанның дөнья чемпионатына иң әзерлекле шәһәр булуы турында әйтергә мөмкин. Кайдадыр стадионнар әле төзелә генә, бездә ул инде хәзер үк әзер. Берничә...
-
Айгөл Хәйруллинадан «Гөрәҗдә гөмбәсе кебек ташкабак» рецепты
Кирәк булачак: 3 килограмм ташкабак Укроп һәм петрушка 2 кишер Ярты стакан вак кыргычтан уылган сарымсак 2 аш кашыгы тоз 1 стакан шикәр комы 1.5 стакан көнбагыш мае 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе 1 аш кашыгы төелгән кара борыч. Кишер һәм ташкабакны шакмаклап турыйбыз, барлык ингредиентларны зур кәстрүлгә салып,...
-
Татар телен өйрәнергәме, юкмы?
Россия Президенты август ахырында Баш прокуратурага һәм "Рособрнадзор"га төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерүгә үз йөкләмәсен биргәннән соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру гына кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады. Хәзер күпләр татар телен өйрәнмәсәң дә була...
-
14 яшьлек баланы акча урларга мәҗбүр иткәннәр
Кечкенә балаларның бер-берсенә карата рәхимсез һәм дорфа булулары киләчәкне әллә нинди куркыныч уйлар белән калтырап көтәргә мәҗбүр итә. Август ахырында Минзәлә шәһәрендә ике мәктәп укучысы арасында ызгыш килеп чыга. 14 яшьлек малай акча сорап, иптәшенә ташлана. Аптырап калган бала акчасы булмавын аңлатуга карамастан, иптәше аны кыйнавын дәвам итә һәм ата-анасыннан...
-
Лениногорскилыларга бал сайлау киңәшләре
Иң беренче чиратта балның бәясенә карагыз. Ул артык очсыз булса, шикләнергә кирәк. Балдан тәмле, үзенчәлекле хуш ис аңкырга тиеш. Иссез икән, димәк, бал сыйфатсыз. Нинди чәчәктән җыелуына карап, балның төсе төрле була. Яңа бал утыра башларга тиеш түгел. Ул үтә күренмәле була. Чәчәк балы - гәрәбә (янтарный), юкә - аксыл,...
-
Өченче тапкыр өйләнгән Марат Бәшәров үзенә татар телен һәм гореф-гадәтләрен белүче кәләш сайлаган [ФОТО]
9 сентябрь көнне Марат Бәшәров өченче тапкыр өйләнгән. Кемгә дисезме? Сөйгәне һәм улының әнисе - Елизавета Шевырковага. Марат Башаровка - 43, ә Елизаветага - 31 яшь. 2016 елның июлендә Лиза белән Маратның уллары - Марсель туа. Бер атна вакыт узгач, мулла чакырып улларына исем куштыралар. Шул ук елның ноябрь аенда...
-
Лениногорск районында юл һәлакәте, үлүчеләр бар
Фаҗига Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан. Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән. Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче...
-
12 сентябрь - 5 октябргә Лениногорскиның мәдәни афишасы
12 сентябрь 2017 - Московский независимый театр «Мастер и Маргарита» 19:00 Цена билета 600,700,800 рублей; 16 сентября 2017 - Шоу ростовых кукол «Щенячий патруль» 17:00 Цена билета 400, 500, 600 рублей 18 сентябрь - Ришат Тухватуллин концерты Башлана: 19:00 сәгатьтә Билет бәясе: 400,500,600,700 сум. 20 сентябрь - "Вайнах" Чечен дәүләт...
-
Илсөя Бәдретдинова: “Сәхнәдән кыйнап төшерсеннәр, барыбер Илфакның җырларын җырлаячакмын”
Күпләр, Илфак Шиһапов үлгәч, бөтен җырлары Илсөягә калыр дип уйлады. Ләкин, кызганычка каршы диикме, алай түгел. "Сәхнәдән кыйнап төшерсеннәр, башымны киссеннәр - барыбер Илфак җырларын җырлаячакмын, - дигән Илсөя Акчарлакка. - Аларга минем дә өлешем кергән: иртәнге 5кә кадәр яза идек. Быелгы концертымда Илфакның үләр алдыннан язган, ләкин язылып бетмәгән...
-
Лениногорскилыларга 13 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен Звезды советуют Овнам: сегодня, 13.09.2017, сделайте что-то хорошее для других, помогите кому-то более слабому или находящемуся в неважном материальном положении. Вы обретете приятеля, а может, даже поклонника и союзника. Откройте себя для знакомств - они действительно в этот день перспективные. Телец Не откладывайте приемы пищи на потом, даже если...
-
Лениногорскида бүген җылы булачак
Һава температурасы +24 градуска кадәр күтәрелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көн явымсыз булачак. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда +19..+24 градус җылы булачак.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!