Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Түбән Чыршылыда узган җыенда үзара салым күләмен арттырдылар (ФОТОЛАР)

Түбән Чыршылыда халык җыены узды. Анда үзара салым акчасы күләмен бераз арттырдылар. Әлегә кадәр йөз сумнан җыйган булсалар, быелдан 150 сум булачак. Әлеге акчаларның республика Хөкүмәтеннән дүрт мәртәбә артып кайтуын да онытмыйк. Җыенда район башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты. Авыл башлыгы Нурия Хәйруллина соңгы дүрт ел эчендә үзара салым акчасына...

Түбән Чыршылыда халык җыены узды. Анда үзара салым акчасы күләмен бераз арттырдылар. Әлегә кадәр йөз сумнан җыйган булсалар, быелдан 150 сум булачак.
Әлеге акчаларның республика Хөкүмәтеннән дүрт мәртәбә артып кайтуын да онытмыйк.
Җыенда район башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты. Авыл башлыгы Нурия Хәйруллина соңгы дүрт ел эчендә үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Шулай ук авылдагы проблемаларны да атады, болар: клуб бинасының нык салкын булуы, медпункт таушалган хәлдә, почта бүлекчәсенә мөдир кирәк булуы.
Участок полициясе Илфат Ярмиев шушы елның 6 ае эчендә әлеге җирлектә җинаять теркәлмәве, административ хокук бозучыларга карата 28 беркетмә төзелүен әйтте.
Авыл җыены хакында тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев