Лениногорск районында юл һәлакәте, үлүчеләр бар
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында юл һәлакәте, үлүчеләр бар

Фаҗига Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан. Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән. Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче...

Фаҗига Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан.

Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән.

Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 24 һәм 25 яшьлек ике егетнең гомере өзелгән, тагын 20 яшьлек ике егет зыян күргән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев