13 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Вәгазьне елый-елый тыңладык
5 ноябрьдә Кирлегәч мәктәбе бинасында корбан ашы үткәрелде, дип хәбәр итә Мәдинә апа Мокыймова. Бу аш иске мәчетне салучы әби-бабайларга, мәчеткә күп көч куйган әти-әниләргә атап башкарылды. Лениногорск мәхәлләсеннән Исмаил хәзрәт Сингатулла, мәчеткә йөрүче безнең авыл бабайлары килгән иде. Исмаил хәзрәтнең вәгазен халык елый-елый тыңлады. Авылдашыбыз Нәҗип Галимов Зөфәр хәзрәткә...
-
Спорт мастерлары артты
1 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә нәфис гимнастика буенча "Юность Татарстана" дип исемләнгән республика турниры үтте. Якташларыбыз уңышлы чыгыш ясап, күп санлы медаль ияләре булды. Разрядларын үтәгән гимнаст кызларга спорт мастеры кандидаты таныклыклары тапшырылды. Болар I урын алган Ксения Фадеева, II урынга чыккан Оля Казакова, III урын белән...
-
Кызлар баскетбол уйный
Хатын-кызлар арасында баскетбол буенча шәһәр беренчелеге тәмамланды. Анда шәһәрнең уку йортлары студентлары һәм оешма-предприятие вәкилләре катнашты. Нәтиҗәдә, уку йортлары арасында беренче урынны - политехник колледж, икенче урынны - Лениногорск нефть техникумы, өченче урынны - КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студентлары алды. Предприятиеләр арасында I урында - "Контакт-С", II урында - "Лениногорскгаз", III...
-
Әрем исе, әрем тәме
Сәгыйть, дөресрәге Минсәгыйть исемле ир-егет өчен иң кадерле, иң газиз җир - гүзәл табигатьле, бай тарихлы Яңа Иштирәк авылы. Ул аныкы, буыннан-буынга тиңсез мирас рәвешендә, ата-бабадан килгән изге җир... Һәм менә шул кара туфраклы җиргә ике аягын ныгытып баскан ирне беркем дә, беркайчан да аера да, каера да алмый... Менә...
-
Төгәл фәнне үз иткән ул
Сугышлы мәктәбенең математика укытучысы Гүзәлия Зәкиҗан кызы Арсланованың шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее. Төгәл фәннәрне үз иткән Гүзәлия Зәкиҗан кызы тумышы белән Зәй-Каратай авылыннан. Урта белеме булган яшь кыз үзенең хезмәт юлын 1976 елда туган мәктәбендә китапханәче һәм башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә. 1980-1985 елларда Казан дәүләт педагогия институтында...
-
“Төнге дозор”
Беренче чирек тәмамланыр алдыннан Шөгер мәктәбендә үткәрелде бу уен. Аны мәктәбебезнең инженер-программисты Ленар Җәүдәт улы Халиков тәкъдим итте. "Гөлфия Вәлиевна, мәктәп күләмендә укучылар белән бер уен оештырырга уйлыйм әле, китапханәнең дә ачык булуы кирәк", дип үз фикерен җиткерде, уенның нинди юнәлештә барачагы турында әйтеп узды. Хезмәттәшемнең пөхтә, төгәл, эшкә җитди...
-
(3–9 ноябрь)
Әлеге аралыкта шәһәр һәм район территориясендә 7 җинаять теркәлгән. Акча урлап тотылган 3 ноябрьдә 17 сәгать 40 минутта дежур частенда Шөгердәге «Сельмаг» кибетен талаулары турында гариза теркәлә. Аның нигезендә, икесеннән өченә каршы төндә билгесез затлар кибеткә үтеп кереп, аннан 4 данә флеш-карта, сейфтан 250 сум акча урлаган. Гомуми зыян -...
-
Лениногорск районының Сугышлы авылы кызы Гаградан медаль алып кайтты
Сугышлы авылы кызы Гүзәл Бикбова Абхазиянең Гагра шәһәрендә үткән россиякүләм семинарда катнашып кайтты. Ул анда "Степной" заказнигында сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар" дигән фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, Гүзәл һәм укытучысы Фәния Әхмәтовага (Сугышлы мәктәбе) Intel ISEF компаниясенең истәлек медале тапшырылган.
-
"Заман сулышы"на языл һәм бүләк от!