Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

(3–9 ноябрь)

Әлеге аралыкта шәһәр һәм район территориясендә 7 җинаять теркәлгән. Акча урлап тотылган 3 ноябрьдә 17 сәгать 40 минутта дежур частенда Шөгердәге «Сельмаг» кибетен талаулары турында гариза теркәлә. Аның нигезендә, икесеннән өченә каршы төндә билгесез затлар кибеткә үтеп кереп, аннан 4 данә флеш-карта, сейфтан 250 сум акча урлаган. Гомуми зыян -...


Әлеге аралыкта шәһәр һәм район территориясендә 7 җинаять теркәлгән.
Акча урлап тотылган
3 ноябрьдә 17 сәгать 40 минутта дежур частенда Шөгердәге «Сельмаг» кибетен талаулары турында гариза теркәлә. Аның нигезендә, икесеннән өченә каршы төндә билгесез затлар кибеткә үтеп кереп, аннан 4 данә флеш-карта, сейфтан 250 сум акча урлаган. Гомуми зыян - 1 мең 850 сум. Хокук сакчылары Иске Шөгердә яшәүче 1988 елгы егетне тоткарлый. Акчалар алынган, җинаять эше кузгатылып, тикшерү эшләре бара.
Сумкасын тартып алган
4 ноябрьдә төнге сәгать өчтә билгесез затларның 3 ноябрь көнне Шашин урамы, 13 нче йортның икенче подъезды тирәсендә берәүнең сумкасын урлап китүе турында гариза теркәлә. Гомуми зыян - 4 мең 500 сум. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.
Ышанычын яулаган
8 ноябрьдә берәү үзен Ләйсән дип таныштырган кызны җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап, полициядә гариза яза. Ул 7 ноябрьдә, зыян күрүченең ышанычын яулап, аның "Nokia" кәрәзле телефонын урлый. Зыян - 7 мең 495 сум. Әлеге җинаять эше буенча 1990 елгы кыз тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќинаять