Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төгәл фәнне үз иткән ул

Сугышлы мәктәбенең математика укытучысы Гүзәлия Зәкиҗан кызы Арсланованың шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее. Төгәл фәннәрне үз иткән Гүзәлия Зәкиҗан кызы тумышы белән Зәй-Каратай авылыннан. Урта белеме булган яшь кыз үзенең хезмәт юлын 1976 елда туган мәктәбендә китапханәче һәм башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә. 1980-1985 елларда Казан дәүләт педагогия институтында...

Сугышлы мәктәбенең математика укытучысы Гүзәлия Зәкиҗан кызы Арсланованың шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее.


Төгәл фәннәрне үз иткән Гүзәлия Зәкиҗан кызы тумышы белән Зәй-Каратай авылыннан. Урта белеме булган яшь кыз үзенең хезмәт юлын 1976 елда туган мәктәбендә китапханәче һәм башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә.
1980-1985 елларда Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып югары белем ала. 1984 елда Сугышлы сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы булып килә. Үзенең гаилә учагын Сугышлы авылында корып, тормыш иптәше Айдар абый белән ике малай үстереп, үрнәк әти-әни булып яшиләр. Бүгенге көндә дә үзенең хезмәтенә тугрылыклы мөгаллимә, шушы мәктәптә математика фәнен укыта. Дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыра, аның укучылары төрле конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашып призлы урыннар яулый. Үзе дә укытучылар арасында үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаша. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы" конкурсларында җиңүче һәм лауреат дигән исемнәргә лаек була. Балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү максатыннан башкарылган нәтиҗәле хезмәте өчен, Гүзәлия Закиҗан кызы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре администрациясе һәм мәгариф бүлегенең мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән укытучы.
Ул - эрудицияле һәм тәҗрибәле педагог. Укучыларының сәләтен, мөстәкыйльлеген, иҗади активлыгын үстерүгә, аларны заманга лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләүгә зур көч куя.
Бу көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче Гүзәлия Зәкиҗан кызына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәтендә яңадан яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп