Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

“Төнге дозор”

Беренче чирек тәмамланыр алдыннан Шөгер мәктәбендә үткәрелде бу уен. Аны мәктәбебезнең инженер-программисты Ленар Җәүдәт улы Халиков тәкъдим итте. "Гөлфия Вәлиевна, мәктәп күләмендә укучылар белән бер уен оештырырга уйлыйм әле, китапханәнең дә ачык булуы кирәк", дип үз фикерен җиткерде, уенның нинди юнәлештә барачагы турында әйтеп узды. Хезмәттәшемнең пөхтә, төгәл, эшкә җитди...

Беренче чирек тәмамланыр алдыннан Шөгер мәктәбендә үткәрелде бу уен. Аны мәктәбебезнең инженер-программисты Ленар Җәүдәт улы Халиков тәкъдим итте. "Гөлфия Вәлиевна, мәктәп күләмендә укучылар белән бер уен оештырырга уйлыйм әле, китапханәнең дә ачык булуы кирәк", дип үз фикерен җиткерде, уенның нинди юнәлештә барачагы турында әйтеп узды. Хезмәттәшемнең пөхтә, төгәл, эшкә җитди карашын белгәнгә күрә, бу уенның кызыклы, мавыктыргыч үтәчәгенә шигем юк иде. Уенның исеме "Төнге дозор" дип атала. Ул көнне эштән гадәттәгедән дә соң кайтачагыбызны өйдәгеләргә белдереп куйдык.


Дәресләр беткәч, укучылар тамак ялгарга дип, өйләренә ашыкты. Озак та үтми, аларның тавышыннан мәктәп ишегалды гөр килеп тора иде инде. Биш команда (сигезәр укучы) биш төрле, үзләренә генә хас киемнәр кигән. Бер команданың башларында зәңгәр атлас банданалар әллә каян күзнең явын алып тора, кулларында фонарь, чөнки көн кичкә авышып бара (молодцы, барысын да уйлаганнар!). X сыйныфтан Камил Гафиатуллин барысын да уздырып битен дә буяп куйган. Ул командир булса кирәк.
Ленар Җәүдәт улы уенның шарты белән таныштырды, биремнәрне төгәл үтәргә кирәклеген искәртеп үтте, чөнки бер генә бирем үтәлмәсә дә, уенны дәвам итеп булмаячак. Шулай итеп, кулларына фотосурәт тоткан укучылар кайсы кая йөгереште. Фотосурәттәге бина янында, шартлы урында, беренче бирем булырга тиеш. Озак та үтмәде тыннары бетеп XI сыйныф укучылары китапханәгә килеп тә керделәр. Кулларында шигырьдән өзек: "Свинья под дубом вековым, наелась желодей досыта, до отвала...". Укучылар: "Бу мәсәлдән өзек...", "Крыловны эзләгез!", «Стенадагы картина түгелме, артын карагыз», дия-дия мәш килделәр. Картина артлары да каралды , китаплар да урыныннан күчте. Китапханә умарта күче кебек гөжләп тора. Ә бирем юк. Китапханәнең уку залында укыр өчен аерым китаплар бар, бу турыда укучылар белә. Менә берсе аңлап алды да, эзләнә башлады. Таптылар. Мәсәл "Русская басня XVIII-XX веков" китабында иде. Билгеле инде икенче бирем дә шунда. Укучылар чиксез шат, "ура" кычкырып чыгып та йөгерделәр. Мин: "Бер яклап бик кызык уен, икенче яклап, әле бит болары беренче генә төркем, тагын дүрт төркемнең керәсе бар", дип шок хәлендә торам түгелме... Тиз генә китапларны тәртипкә китердем дә, тагын көтәм. Менә X сыйныф укучылары белән бергә, сыйныф җитәкчесе Римма Фатих кызы Гыйматдинова килеп керде. Түзә алмаган, ярдәмгә сыйныф җитәкчеләре дә кушылган. Алар биремне энциклопедия китабында булырга тиеш дип, эзләргә тотынган арада, IX "Б"ларын ияртеп Любовь Александровна Кириллова йөгереп килеп керде. Мин укучыларның ни дәрәҗәдә уенга бирелүләрен, кызык итеп уйнауларын, җиңгән һәр адымнарына шатланып йөрүләрен күреп, үзем дә күңелле балачагыма кайтып килдем. Нинди күңелле, мавыктыргыч уен оештырган Ленар абыйлары! Укытучылары да читтән генә күзәтеп тормыйча, укучылары белән бергә рәхәтләнеп уйнап йөри! Чөнки биремнәр кызыклы булу белән беррәттән, күптән укылган әсәрләрне дә искә төшерә иде. Шулай ике сәгатьтән артык, йөгерә- йөгерә биремнәрне үтәде укучылар. Һәм менә ул күптән көтелгән, күп юллар үтелеп, мәктәпне яңгыраткан "Ур-р-а!" тавышы. IX "А" сыйныфы соңгы биремне үтәп кулларына "Белем ачкычы" күтәреп йөгерәләр иде. Соңыннан җиңүчеләрне котлап Ленар абыйлары аларга Кубок тапшырды.
Икенче көнне XI сыйныф укучысы Алинә Гәрәева "Шәп ял иттек, - диде. - Мәктәптә генә түгел, район күләмендә дә уйныйсы килә бу уенны",- дип өстәде. Чыннан да, район күләмендә, төрле мәктәпләр белән дә уйнасак ничек булыр иде икән. Очрашулар таныштыра, дуслыкны ныгыта бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп