Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы министры кимчелекләрдә һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә куша

"Бездән дә авыррак шартларда эшләүчеләр бар", - ди ул. Татарстан авыл хуҗалыгы министры ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә кирәклеген искәртте. "Үзебезнең җитешсезлекләрдә без һава торышын яки базарны гаеплибез. Әмма идеаль базар шартлары һәм һава торышы булганы да юк. Без алар җаена яраклашырга, алар кагыйдәсе...

"Бездән дә авыррак шартларда эшләүчеләр бар", - ди ул. Татарстан авыл хуҗалыгы министры ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә кирәклеген искәртте.


"Үзебезнең җитешсезлекләрдә без һава торышын яки базарны гаеплибез. Әмма идеаль базар шартлары һәм һава торышы булганы да юк. Без алар җаена яраклашырга, алар кагыйдәсе белән эшләргә тиеш. Киров, Удмуртия, Оренбургка карагыз! Бездәгедән дә авыррак шартларда эшлиләр. Эшлиләр бит!" - диде министр.

Утырышта катнашучы коллегаларына мөрәҗәгать итеп ул: "Безнең барыбызның да бер генә хокукы бар - республиканың агросәнәгать комплексын тагын да көчлерәк итү", - диде.

Искәртеп үтик, бүген Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Чулпан Шакирова
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/158036/
Розалия Мостафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев