Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Язгы боз ястык калынлыгы түгел

Көннәр әкренләп җылытуга барганда, елга-күлләрдә, сулыкларда боз катламы эри башлый. Шунлыктан, боз өстендә йөрү кеше тормышы өчен куркыныч тудыра. Андый вакытта бозга кереп йөрергә кирәкми дә. Әгәр дә инде берәр хәл була калса, боз астына төшеп киткән очракта, үз-үзеңне коткару юнәлешендә кайбер киңәшләрне дә истә тотыгыз: - баш белән суга...

Көннәр әкренләп җылытуга барганда, елга-күлләрдә, сулыкларда боз катламы эри башлый. Шунлыктан, боз өстендә йөрү кеше тормышы өчен куркыныч тудыра. Андый вакытта бозга кереп йөрергә кирәкми дә. Әгәр дә инде берәр хәл була калса, боз астына төшеп киткән очракта, үз-үзеңне коткару юнәлешендә кайбер киңәшләрне дә истә тотыгыз:

- баш белән суга чуммас өчен кулларны киң итеп җәяргә кирәк;
- бөтен гәүдә белән юка боз читенә ятмаска, чөнки авырлыктан ул ватылачак;
- үзегезне суда тоткан вакытта физик көчне мөмкин кадәр азрак сарыф итегез, чөнки хәрәкәтләнгәндә судан барлыкка килгән өстәмә изоляция бозыла;
- башны су өстеннән биегрәк тотарга тырышыгыз. Организмда җылылык югалуның күп өлеше аңа туры килә;
- куркыныч урыннан кисәк хәрәкәтләр ясамыйча гына килгән урыныгызга шуышып китегез.
Шулай ук үзегезгә коткаручы ролендә булырга туры килүе мөмкин. Мондый очракта нишләргә? Су катмаган ачык урынга сак кына, түш белән шуышып килергә киңәш ителә. Үзегезнең ярдәмгә килүегез турында батучыга кычкырып хәбәр итсәгез, бу аңа бераз ышаныч һәм көч бирер. 3-4 метр ара калгач, бау, такта, шарф, кул астында нәрсә бар, шуны сузыгыз. Ә менә ярдәмгә кул сузу бик хәтәр, чөнки якын килеп, бозга авырлыкны арттырып, үзегезнең дә төшеп китүегез ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз