16 август 2017 яңалыклары
-
Менә бу көз ичмасам! (АВГУСТ-СЕНТЯБРЬГӘ ҺАВА ТОРЫШЫ)
Быел көзгә җәй хуҗа. Синоптиклар әнә шулай дип фаразлый. Әйтүләренә караганда, сентябрь дәвамында һава температурасы тиешле нормадан югарырак һәм явым-төшемнәр аз булачак. Шулай итеп җәй бетте дигәндә генә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышы көздә дә дәвам итәчәк дигәннәр. Мәскәү паркларының берсендә "суыта торган эскәмия" урнаштырмакчылар хәтта. Көзгә керәбез...
-
Лениногорск сулыгында батып үлгән ир турында тулырак мәгълүмат
Лениногорск пляжында бер ирнең батып үлүе турында алдан язган идек: http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/13154-leninogorsk-plyazhyinda-ber-ir-batyip-%D2%AFlg%D3%99n.html. Үлгән ирнең хатыны сүзләренә караганда, ир өйдән чыгып киткәндә үз-үзенә кул салам дип янаган. Бу турыда "Лениногорский журнал" хәбәр итә.
-
Лениногорскилылар, шәхси счетларыгызны тикшереп тору өчен 6 юл
1. Пенсия фонды идарәсендәге «Гражданинның шәхси кабинеты» аша. Бу юл белән пенсия баллары, страховой стаж турында, башка мәгълүматны белергә була. 2. Пенсия фондының мобиль кушымтасы ярдәмендә. 3. Пенсия фондының клиент хезмәте аша. 4. Дәүләт һәәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләр аркылы.Паспорт һәм СНИЛС белән килеп, гариза язарга кирәк. 5....
-
На Свияжских холмах впервые пройдет ночной этап «Гонки героев»
«Гонка героев ночь» предлагает участникам кардинально новый опыт активных выходных - экстремальный забег с препятствиями и яркое ночное шоу. 19 августа на территории города-курорта Свияжские холмы в ночное время будет проходить «Гонка героев». Старт первого забега - в 20.00, сообщают организаторы. «Гонка героев ночь» предлагает участникам кардинально новый опыт активных...
-
Кулланылган чәйне ыргытмауның 5 сәбәбе [киңәшләр]
Кайнатылган сашены ыргытмау гадәте (чәй төргәкләре дөрес итеп шулай атала) яңа сакраль мәгънә белән тулылана. //Tatar today // 1. Аяк киеме, микродулкынлы мич һәм суыткычның исен бетерер өчен. Сашены иң элек кайнатып алырга, аннары киптерергә кирәк. Бер төн эчендә ул начар иснең күп өлешен алып бетерә. 2. Күз кызарганлыгын бетерү...
-
Инвалидлар ОСАГО полисын ярты бәягә рәсмиләштерә ала
Россия автоиминияләштерүчеләр берлеге инвалидларга Автогржданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү ( ОСАГО) полисын ничек 50 процент ташлама белән сатып алуы турында аңлатма бирде, дип яза "Вести КАМАЗа". Россия автоиминияләштерүчеләр берлегендә сөйләүләренчә, күп кенә инвалид йөртүчеләр канун буенча каралган ОСАГО полисына 50 процент күләмендәге ташламаны алмый. "Бу ташлама турыдан-туры бюджеттан бирелә, шуңа күрә...
-
Лениногорскида яшәүче Әбүләизовлар уллары хезмәт иткән частьта булып кайтты (фотолар)
Кочаклап кайттым да, тынычландым Июнь азагында гына Әбүләизовлар дәррәү килеп уллары Илдар белән Илнурны армиягә озатканнар иде. Күптән түгел солдатлары янында Самара өлкәсендә булып кайтканнар. Егетләр, аңлаганыгызча, игезәкләр. Алай гына да түгел, Әбүләизовлар гаиләсендә 1997 елда берьюлы өч бала туа- ике малай һәм бер кыз. Беренчегә кызлары Ильвина бар. -...
-
Урып-җыюда үз потенциалларын тиешенчә кулланмаган районнар бар
Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык суктырып алды. Әмма урып-җыюда үз потенциалларын тулысынча кулланмаган районнар да бар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте. "Бер комбайнга уртача көчәнеш 455 гектар күләмендә туры килә. Аларга тәүлек дәвамында гомуммәйданның...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә: Ташкабактан салат
Моның өчен түбәндәге ризыклар кирәк була: ташкабак - 4 килограмм, 6-8 болгар борычы, суган - 1 килограмм, 350 грамм чамасы томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе. Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз, аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш...
-
Күрше районда кораллы һөҗүм булган
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һөҗүм маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү бара. Бөгелмәгә якын урнашкан «Ивушка» бакчачылык җәмгыятендә 10 август төнендә кораллы һөҗүм була. Мылтык, обрез, пычак белән коралланган өч адәм бакча участогына кереп, 55 яшьлек хуҗаны кыйныйлар, аны һәм хатынын бәйләп, көмешсу төстәге «Лада Гранта» автомобилен алып чыгып китәләр....
-
50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Зәйнәб Фәрхетдинова турында китап чыкты
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова бу атнаның пәнҗешәмбесендә авылы Сарлыда үзенең юбилейлы туган көне уңаеннан җыр-моң сөючеләргә зур концерт-тамаша бүләк итәчәк. Җырчыбызның истәлекләре тупланган "Терелтәсе иде дөньяны" исемле китабы да яңа гына табадан төште. Җыентыкның авторы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Кәримова "Матбугат.ру" хәбәрчесенә җиткергәнчә, китап "Рухият" нәшрияте тамгасы белән...
-
Күрше районда фаҗига: балалар үзләре генә булган
Күрше Зәй районында кичә кичке алтынчыларда фаҗигале хәл була. Зәй ГРЭСы сусаклагычы акваториясендә су керүче җиде-сигез баланың берсе төпкә китә. Иптәшләре аны тартып чыгаралар һәм ясалма сулыш алдырып карыйлар. Әмма көчләре җитми. Якында гына өлкәннәр дә булмый. Урынга китеп җиткән медикларга 9 яшьлек баланы коткарып калырга соң була инде. Тикшерү...
-
Лениногорскида тагы игезәкләр туды
Ел башыннан бу инде 10нчы пар игезәкләр. Кызларның исемнәре Алина һәм Аделина, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге. Сабыйларның әти-әниләрен котлыйбыз. Бәхетле тормыш, исәнлек, куанычлар телибез.
-
Журналист Наил Шәрифуллинның яңа китабы чыкты
Сезнең җәмгыятебездәге күренешләргә карата җиденче каттан фикер йөрткәнегез бармы? Ә менә журналист Наил Шәрифуллин нәкъ тә шулай эшли. Моның шулай икәнен аның "Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлек яки Җиденче каттан караш" яңа китабыннан укып белеп була. Күптән түгел шул исемдәге китап "табадан төште". Язучы һәм журналист Наил Шәрифуллинның әлеге китабы публицистик жанрны...
-
Лениногорскилылар Хаҗга җыена
Шәһәр һәм районнан 13 кеше Мәккәгә Хаҗ кылырга юнәләчәк, дип хәбәр итәләр "Ихлас" мәчетеннән. Алар 17 август көнне иртәнге якта юлга кузгалачак. Казаннан махсус кеше озата барачак. Мөселман кардәшләребез изге сәфәрдән исән-имин йөреп кайтсыннар, дип телик.