Күрше районда фаҗига: балалар үзләре генә булган
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда фаҗига: балалар үзләре генә булган

Күрше Зәй районында кичә кичке алтынчыларда фаҗигале хәл була. Зәй ГРЭСы сусаклагычы акваториясендә су керүче җиде-сигез баланың берсе төпкә китә. Иптәшләре аны тартып чыгаралар һәм ясалма сулыш алдырып карыйлар. Әмма көчләре җитми. Якында гына өлкәннәр дә булмый. Урынга китеп җиткән медикларга 9 яшьлек баланы коткарып калырга соң була инде. Тикшерү...

Күрше Зәй районында кичә кичке алтынчыларда фаҗигале хәл була.

Зәй ГРЭСы сусаклагычы акваториясендә су керүче җиде-сигез баланың берсе төпкә китә. Иптәшләре аны тартып чыгаралар һәм ясалма сулыш алдырып карыйлар. Әмма көчләре җитми. Якында гына өлкәннәр дә булмый. Урынга китеп җиткән медикларга 9 яшьлек баланы коткарып калырга соң була инде. Тикшерү бара. Шунысы билгеле, бу урында су керү тыелган һәм ул койма белән әйләндереп алынган.

http://almet-rt.ru


Нет комментариев