Лениногорскида яшәүче Әбүләизовлар уллары хезмәт иткән частьта булып кайтты (фотолар)
Кочаклап кайттым да, тынычландым Июнь азагында гына Әбүләизовлар дәррәү килеп уллары Илдар белән Илнурны армиягә озатканнар иде. Күптән түгел солдатлары янында Самара өлкәсендә булып кайтканнар. Егетләр, аңлаганыгызча, игезәкләр. Алай гына да түгел, Әбүләизовлар гаиләсендә 1997 елда берьюлы өч бала туа- ике малай һәм бер кыз. Беренчегә кызлары Ильвина бар. -...
Кочаклап кайттым да, тынычландым
Июнь азагында гына Әбүләизовлар дәррәү килеп уллары Илдар белән Илнурны армиягә озатканнар иде.
Күптән түгел солдатлары янында Самара өлкәсендә булып кайтканнар. Егетләр, аңлаганыгызча, игезәкләр. Алай гына да түгел, Әбүләизовлар гаиләсендә 1997 елда берьюлы өч бала туа- ике малай һәм бер кыз. Беренчегә кызлары Ильвина бар.
- Армиягә озату кичәсе июнь азагына туры килде, матур гына үткәрдек. Улларым икәү бергә киткәч, бер-берсенә терәк тә булырлар, дип тыныч күңел белән озаттым, - ди Фәнзия апа. Ул чакта балаларына карап: "Әле дә араларында берсе кыз булып туган, ичмасам, Ильмира янда кала, юкса бер йорттан өч егет китәчәк иде", - дип уйлавын яшерми күп бала анасы.
Шәһәребезнең нефть техникумын тәмамлап, кулларына диплом алган егетләр бүгенгесе көндә Самара янында хезмәт итә. Һәрвакыт бергә булган егетләр хәзер тагын да якынайганнар. Алар белән бергә сыйныфташлары Рифат Билалов та эләккән. Татар егетләре дә шактый: Казан, Әлмәт шәһәреннән дә бар икән. Андый чакларда үзеңнекеләргә тагын да хөрмәт арта диләр икән. Ашату ягы, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре дә яхшы, дип сөйләгәннәр. Яшь солдат курсларын үткәч, хәрби ант биргәннәр. Андый чакта әти-әни, билгеле, горурлык хисләре кичерә. Әбүләизовлар уллары өчен шатланып, исән-имин хезмәт бурычын үтәп кайтуларын тели.
- Икесендә дә телефон булгач, гел хәбәрләшеп торабыз. Әле кулында телефоннары булмаганда да, өлкәнрәк солдатлардан сорап алып һәрвакыт элемтәдә булдык. Әти-әни безнең белән бар да яхшы, борчылмагыз, - дип шалтыратып тордылар ди, Фәнзия Шакировна.
Уң кулы, һәрвакыт үз алдында булган улларыгыз сагындырадыр инде дигән соравыма хуҗабикә:
- Менә сагынгач, барып нык кына кочаклап кайттым да, тынычландым, Бер ел озак түгел, элек эле күбрәк көткәннәр. Балакайларым исән-сау булсыннар, шулай матур гына хезмәтләрен дәвам итсеннәр, ди.
Зилә Мөдәррисова
Фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев