Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Намус белән эшли

Кичә полициядә сорау алу хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бу өлкәдә һәр нәрсә белән кызыксынучан, логик фикер йөртә белүче, кырыс, "телсезне" дә сөйләштерә алган кеше генә эшли ала. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсендә эшләүче Радис Йосыпов әнә шундыйларның берсе. Апас районының Болын-Балыкчы авылында туып, Зөя суларында йөзеп, чиләк-чиләк балык...

Кичә полициядә сорау алу хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бу өлкәдә һәр нәрсә белән кызыксынучан, логик фикер йөртә белүче, кырыс, "телсезне" дә сөйләштерә алган кеше генә эшли ала. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсендә эшләүче Радис Йосыпов әнә шундыйларның берсе.


Апас районының Болын-Балыкчы авылында туып, Зөя суларында йөзеп, чиләк-чиләк балык тотып, болыннарында тәгәрәп уйнап үскән егет бу якларга килеп эләгермен дип башына да китермәгәндер. Мәктәптә укыганда ук үсмер егет табиб булам дип, химия, биологияне тирәнтен өйрәнә. Тик вакыт үтү белән тарих, җәмгыять белеме фәненә кызыксыну арта. Шул вакытта күңелендә әллә полициягә барыргамы дигән уй туа. Әллә Казанда табиб булып эшләүче апасы Резедәнең киңәше, әллә абыйсы Ринатның үз сукмагыннан китәргә өндәве тәэсир итәме, Радис полиция хезмәтен сайлый.
Эшкә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә килә һәм патруль-пост хезмәткәре булып урнаша. Ул башкалардан тырыш, үҗәт, тынгысыз, һәр нәрсәнең нечкәлегенә төшенергә теләве белән аерылып тора. Шуны исәпкә алып, җитәкчелек аны участковый итеп куя.
Бүгенге көндә ул сорау алу бүлегендә эшли. Хулиганлык, урлашу буенча тотылганнар белән шөгыльләнә. Бу бүлектә 2 ел гына эшләсә дә, Радис үз эшен яхшы белә. Һәр эшне җентекләп өйрәнеп, юк кына әйберне дә игътибардан читтә калдырмыйча намус белән эшли.
Апастан монда күчеп килгәч, яңа җиргә ияләшү кыен булмадымы дип, сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Бераз булды инде. Чеп-чи татар авылыннан килгәч, русча сөйләшергә кыенрак булды. Лениногорскида гел русча сөйләшәләрдер дип уйламаган идем. Кайбер сүзләрнең русчасын белмичә интеккән, акцент белән сөйләшкән чак әле дә исемдә. Эшеңне яраткач, андый вак-төякләрне генә җиңәсең инде, - ди Радис.
Әйе, эчке эшләр бүлегендә Радис кебек тырыш хезмәткәрләр булганда полиция эшчәнлеге "аксамас".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция