16 октябрь 2015 яңалыклары
-
“Бәкер” шифаханәсенә вымпел һәм медаль бирелде
Италиянең Сардиния утравында үткән 68 нче Су һәм климат ярдәмендә дәвалау Бөтендөнья Федерациясенең халыкара фәнни конференциясендә "Бәкер" шифаханәсе чираттагы бүләккә ия булды. Лениногорск районының атаклы шифаханәсе санатор-курорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен вымпел һәм юбилей медале белән бүләкләнде. http://len-journal.ru/
-
16 октябрь - Эчке эшләр органнары системасында сорау алу хезмәте бүлекчәсе һөнәри бәйрәме
16 октябрьдә эчке эшләр органнары системасында мөһим тармакларның берсе - сорау алу хезмәте бүлекчәсе һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге хезмәттә эшләүчеләр Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының сиксәннән артык матдәсе буенча каралучы җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә, моңа чит кеше милкен урлау, мошенниклык, үтерү белән янау, хулиганлык кебек төрдәгеләр керә. Сорау алучыларга оста...
-
Район хуҗалыгы белгечләрен укыттылар
Район хуҗалыкларындагы хезмәтне саклау инженерлары бер атналык укуда булды. Кырыклап белгечне Казаннан агробизнес кадрларының белемен күтәрү институтыннан укытучылар монда килеп укыткан. Укулар политехник колледж бинасында барган.
-
Татар кызын яулар өчен инглиз кияве никахка риза булган (ФОТО)
Дүрт ел элек контракт буенча Татарстанның «Форд Соллерс» компаниясенә эшкә килү, Великобритания егете Чарльз Козенс өчен сөйгән яры, ә хәзер инде тормыш иптәше Алияне очрату белән төгәлләнә. Чаллы кызы чит ил егетенең йөрәген бик тиз яулый. Беренче мәлдә вата-җимерә русчалы-инглизчәле сөйләшсәләр, хәзер инде гөрләшеп 2 яшьлек Уильям белән 4 айлык...
-
Бакчачылыкта 18 яшьлек студентның асылынган мәете табылган
18 яшьлек Марсель Әгъләмовны бер атнадан артык Мөслимдәге туганнары һәм якыннары эзләде. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең беренче курсында укыган булган. «Liza Alert» отряды да егетне эзләүгә катнашкан. Бүген исә Казан янындагы бер бакчачылык рәисе асылынган егетнең мәетен табып алган. «Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесенә әтисе Марат Әгъләмов улының үзен-үзе үтергән...
-
Лениногорскида ял көннәренә һава торышы
17 - 18 октябрь көннәрендә Лениногорскида болытлы көннәр көтелә. Урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +4 градус булса, төнлә 0 +2 градус . 19-20 октябрь көннәрендә яңгыр һәм кар явачак. Температура көндез +4 градус булса, төнлә -1 градус.
-
Түбән Кама кызы "Татар кызы-2015" таҗы өчен көрәшә
Бүген, 16 октябрьдә, Чиләбедә "Татар кызы-2015" бәйгесенең финалы уза. Бөтенроссия матурлык һәм сәләтлелек конкурсында Татарстан данын Түбән Кама кызы, педагогия көллияте студенты Миләүшә Морзаханова яклый. Финалда Миләүшәдән тыш тагын 11 кыз көч сынашачак. Конкурсның финалына чыккан 12 кыз илнең 11 төбәгеннән -Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мари Иле, Төмән, Томск, Түбән Новгород,...
-
Бүген җитәкчегезне котларга онытмагыз
16 октябрь - начальник һәм босслар көне икән. Америкада ул 1962 елдан бирле бәйрәм ителә. Шулай ук Канада, Австралиядә һәм кайбер Европа илләрендә дә әлеге көн билгеләп үтелә. Бу көнне җитәкче хезмәтенең җаваплы һөнәр булуын, аның ялсыз эшләвен, хезмәткәрләре турында кайгыртып торуын, гел эш турында гына уйлавын искә төшерергә кирәктер....
-
“НӘФИС” САЛАТЫ
1 кечкенә кап краб таякчыклары, 100 г каты сыр, 2 шәр яшел алма, каты пешкән йомырка, 1 кишер, майонез, салат яфраклары, тоз. Краб таякчыкларының кызыл кырыйларын бик вак итеп, ак өлешен шакмаклап турарга. Алманы саламлап турарга, кишерне - эре, сыр һәм йомырканы вак угычтан уарга. Краб таякчыкларына йомырка, кишер, алманы...
-
Фирдүс Тямаев концертында пәрдәгә ут капкан!
Җырчы Фирдүс Тямаев гел ниндидер хәлләргә тарып тора. Күптән түгел машинасына ут капкан иде. Бу юлы хәл-әхвәлен белеп шалтыраткач: "Әй, йөгерә-чаба янгын сүндереп йөрдем әле. Утны көч-хәл белән туктаттык", - дип җавап бирде. - Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөрдек. Кыргыз-Миякә районындагы концертымда көтелмәгән хәл булды, - ди Фирдүс....
-
Лениногорскида ярминкә була
17 октябрьдә - шимбә көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗылыгы ярминкәсе булачак. Эре һәм шәхси җитештерүчеләр шәһәр халкына, кунакларга сыйфатлы, экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итә. Ярминкәдә яшелчә, ит, бал, он, ярма, һәм кулинар эшләнмәләрне базарныкыннан арзанракка алырга мөмкин булачак. Башлана иртәнге сәгать 10.00да.