Татар кызын яулар өчен инглиз кияве никахка риза булган (ФОТО)
Дүрт ел элек контракт буенча Татарстанның «Форд Соллерс» компаниясенә эшкә килү, Великобритания егете Чарльз Козенс өчен сөйгән яры, ә хәзер инде тормыш иптәше Алияне очрату белән төгәлләнә. Чаллы кызы чит ил егетенең йөрәген бик тиз яулый. Беренче мәлдә вата-җимерә русчалы-инглизчәле сөйләшсәләр, хәзер инде гөрләшеп 2 яшьлек Уильям белән 4 айлык...
"Чаллы хәбәрләре" газетасы хәбәр иткәнчә, Чарльз хатыны кечкенә улларын бәбиләгән вакытта янәшәсендә була. Беренчесендә табиблар моңа риза булмый, булачак әтине гомумән палатага да кертмиләр. Ул Уильямны беренче тапкыр бәби тудыру йортыннан чыгарганда гына күрә. Ә инде Ральфны табар вакыт җиткәч яшьләргә бәхет елмая: кечкенә улын доньяга килүнең беренче минутларында ук кулына алган әти кеше заманадан калышмыйча, фото ясап, аның астына "Улым туды!" дип язып куя.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев