Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

16 октябрь - Эчке эшләр органнары системасында сорау алу хезмәте бүлекчәсе һөнәри бәйрәме

16 октябрьдә эчке эшләр органнары системасында мөһим тармакларның берсе - сорау алу хезмәте бүлекчәсе һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге хезмәттә эшләүчеләр Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының сиксәннән артык матдәсе буенча каралучы җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә, моңа чит кеше милкен урлау, мошенниклык, үтерү белән янау, хулиганлык кебек төрдәгеләр керә. Сорау алучыларга оста...

16 октябрьдә эчке эшләр органнары системасында мөһим тармакларның берсе - сорау алу хезмәте бүлекчәсе һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.


Әлеге хезмәттә эшләүчеләр Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының сиксәннән артык матдәсе буенча каралучы җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә, моңа чит кеше милкен урлау, мошенниклык, үтерү белән янау, хулиганлык кебек төрдәгеләр керә.
Сорау алучыларга оста психологлар да булырга туры килә. Чөнки аларга кеше кайгысын да уртаклашырга, шул ук вакытта дөрес бер карарга килергә кирәк. Лениногорск сорау алучылар бүлекчәсен полиция подполковнигы Елена Сәхапова җитәкли. Ул ике дистә елга якын эчке эшләр бүлегендә эшли. Аның оста һәм дөрес идарә итүе нәтиҗәсендә бүлекчәдә җинаять эшләрен тикшерү югары дәрәҗәгә күтәрелде.
Хәзерге вакытта бүлекчәдә җиде сорау алучы эшли. Полиция капитаннары Алексей Янкин, Тимур Фаршатов, полиция өлкән лейтенанты Радис Йосыпов белән берлектә гүзәл затларыбыз - полиция майоры Гөлназ Фәттахова, полиция капитаннары Лилия Шакирова, Эльмира Эскадронова, Рада Нестерова эшчәнлекләрен алып баралар.
Шушы елның тугыз ае эчендә сорау алучылар тарафыннан 129 җинаять эше тикшерелгән һәм судка җибәрелгән, бу былтыргы шул чор белән чагыштырганда утыз алты эшкә күбрәк. 25 ачык булмаган җинаять (җинаятьченең шәхесе ачыкланмаган жинаятьләр) ачылган, шуның алтысы башка шәһәрләрдә кылынган. Аларга авыр эшләрендә гаилә конфликтларында, исерек гаугаларында катнашырга, ямьсез күренешләр күрергә туры килә. Хезмәткәрләрнең оста һөнәрилеге, эшчәнлекне аңлап алып бару, кирәк вакытта дөрес карар кабул итүләре - аларга хас сыйфат.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция