Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Арттырсаң – сыегая

Н.Хрущев үзе хакимлек иткәндә, безнең якларга да килеп чыккан. Аны каршы алырга атна буе әзерләнделәр, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Тик безнең шәһәргә кадәр килеп җитми, Азнакай, Бөгелмә районнарында гына була. Аны Карабаш поселогы янындагы тау башындагы вышкага алып баралар. Никита Сергеевич, иренеп тормый, тауга менеп китә. Аннан басу-кырларны күзәтә. Шунда күзе...

Н.Хрущев үзе хакимлек иткәндә, безнең якларга да килеп чыккан.

Аны каршы алырга атна буе әзерләнделәр, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Тик безнең шәһәргә кадәр килеп җитми, Азнакай, Бөгелмә районнарында гына була. Аны Карабаш поселогы янындагы тау башындагы вышкага алып баралар. Никита Сергеевич, иренеп тормый, тауга менеп китә. Аннан басу-кырларны күзәтә. Шунда күзе кукуруз басуына төшә һәм ул җиргә алып барырга куша. Кукурузны бик ошата.
Шуннан соң моны җәйләүгә алып киләләр. Сыер савучылар бар да ап-ак халаттан, терлекләр алдына салынган азык яхшы, улакка чишмәдән су агып тора.
Бер сыер савучыдан көнгә ничә литр сөт савасыз, дип сорый. Тегесе "Ун литр",- дип җавап бирә. Никита Сергеевич: "Эшләү өчен шартларыгыз яхшы, 10 литр аз, тырышыбрак эшләгез", - ди. Хатын: "Никита Сергеевич, сөтне арттырырга була, тик бик сыек була" дип җавап биргән, имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Н.Хрущев

2
X