17 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, исерек хәлдәге машина йөртүчене күрсәгез – хәбәр итегез
18 гыйнварда 9.00 - 11.30 сәгать арагында Лениногорск буенча ЮХИДИ идарәсе «ТОННЕЛЬ» операциясе үткәрә. Әлеге чара вакытында автобусларның торышына аеррым игътибар биреләчәк. Игътибар! Исерек хәлдәге машина йөртүчене күрсәгез, Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 2-72-20 телефоны буенча шалтыратыгыз. Мәгълүмат һәм фотоны Лениногорск буенча эчке эшләр бүлеге тәкъдим итте.
-
Бүлмә гөлләрен ялтыратабыз
Бүлмә гөлләрен ялтыратырга кирәкме? Аларга ул мөһим түгел, тик безнең өчен шактый зур роль уйный. Бу уңайдан сезгә - кайбер киңәшләр. Иң беренче шунысына игътибар итәргә кирәк. Ялтырату, ягъни полировкалау барлык гөлләргә дә ярамый. Зур һәм эре яфраклыларын гына матурайтырга кирәк. Баштан бер яфракны гына ялтыратып карагыз. Тискәре тәэсирен тоймасагыз,...
-
Лениногорскиның 18нче бакчасында спорт бәйрәме үтте (ФОТОЛАР)
Бүген 18нче балалар бакчасында "Әти, әни, мин - спортив гаилә" ярышлары узды. Анда әти-әниләр һәм балалар ярышты. Алар үзләренең физик әзерлекләрен, тапкыр һәм зирәклекләрен күрсәтте. Әлеге ярышларда катнашырга шәһәребезнең 4нче, 5нче, 6нчы, 11нче, 17нче һәм 18нче балалар бакчаларыннан берәр гаилә килгән иде. Беренче урынны 17нче-18нче бакчаның бердәм командасы яулады. Икенче...
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте. "Муниципаль берәмлекләрдә бала туу динамикасы бер төрле түгел....
-
Йөрәк ясаган
Франциянең танылган йөрәк табибы Ален Карпентье йөрәк ясаган. Табигый ясалма чималдан эшләнгән йөрәкнең эчке ягына "тибү" ешлыгын санап бара торган тапшыргычлар куелган. Эшчәнлек көчәйгәндә, ул йөрәк тизрәк эшли башлый ала. Элекке төрләрдән аермалы буларак, монда бик кечкенә ике кудыргыч урнаштырылган (чын йөрәктәге кебек). Тагын берничә елдан мондый ясалма йөрәк кешегә...
-
Синоптиклар Татарстанда һава шартлары бозылачагы турында кисәтә
Республикада урыны белән томан төшәчәк. Синоптиклар Татарстанда һава шартлары бозылачагы турында кисәтә. Әлеге мәгълүматны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. Иртәгә, 18 гыйнварда, синоптиклар хәбәреннән күренгәнчә, республикада урыны белән томан төшүе күзәтеләчәк. http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/17/156224/
-
Кадерсез чыршы
Яңа ел бәйрәмнәре үткәннән соң халык чыршыларны урамга чыгара башлады. Шәһәребезнең кайсы ишегалды чүплеге яныннан үтсәң дә, аунап яткан чыршыларны күрәсең. Алай гына да түгел, кайберәүләр чүплек янына да чыгарып тормый, аны теләсә кайсы җиргә ташлый. Ә ветераннар советы тирәсендә бер чыршыны бөтенләй юл чатына ташлап калдырганнар. Бәлки, киләчәктә бу...
-
Укучыларга һөҗүм итүчеләр кулга алынган
Алдан хәбәр итүебезчә,15 гыйнварда Пермьнең 127нче мәктәбендә битлек кигән ике кеше укучыларга ташланган иде. Нәтиҗәдә, 11 кеше тән җәрәхәтләре алган . Шуларның икесе авыр хәлдә. Зыян күрүчеләр арасында укытучы да бар. Ул икенче көнне генә аңына килгән, әмма хәле һаман да авыр. Җинаятьчеләр кулга алынган, аларга каршы тикшерү эшләре кузгатылган....
-
Яз көне юллар ябылмый
Россиядә быел яз көне йөк машиналары хәрәкәтен чикләү булмаячак. Росавтодор оешмасы транспорт оешмасы белән берлектә шундый карар кабул иткән. Хәзерге вакытта Россиядә барлык юлларның80%ка якыны нормада. Бу күрсәткеч ел саен арта. Язгы чикләүләрне бетерү йөк ташучыларны үзләренең эшен нәтиҗәле файдаланырга һәм товарның үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирер, бәлки. Юллар гадәттән тыш...
-
Чыршыны кайчан ташларга?
Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар артта калды, ә кемнәрнеңдер өендә ылыслы купшыкай һаман утырадыр әле. Бәйрәм төсе бирүче, хуш ис таратучы яшел агач белән кайчан хушлашырга? Психологлар чыршыны яңа елның беренче эш көнендә үк ташларга киңәш итә. Ул көнне бу эшкә кулыгыз бармаса, Иске яңа елдан соң да калдырмагыз. Өйнең чыршысыз...
-
Лениногорскига язучылар килә
Шәһәр Мәдәният сараенда язучы Альберт Хәсәновның юбилей кичәсен билгеләп үтәчәкләр. Ул көнне безгә Татарстан Язучылар берлегеннән, берлекнең Әлмәт, Яр Чаллы бүлекләреннән, "Рухият" рухи яңарыш фондыннан вәкилләр, язучылар килүе көтелә. Шулай ук якташ язучыларыбыз Әнвәр Шәрипов, Гәрәй Рәхим дә кичәнең көтелгән кунаклары булачак. Иҗат коллективлары, үзешчән артистлар чыгышы концертын да карый...
-
26 ЯШЬЛЕК АНА БАЛАСЫН ТӘРӘЗӘДӘН ЫРГЫТКАН
Ике яшьлек баласын өченче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан анага карата җинаять эше ачылган. Әлеге коточкыч хәл Алтай өлкәсендә булган. 17 гыйнварда төнге икеләр тирәсендә бала подъезд капкасы өстенә килеп төшкән. Бәхеткә каршы, кызчык исән калган. Аңа гомеренә бернинди куркыныч та янамый. Алтай өлкәсе Тикшерү комитеты бу хатынга карата җинаять эше...
-
Гыйнвар-февраль айларына Лениногорскиның мәдәни афишасы
20 гыйнвар Ильзидә Госманова концерты Башлана: 19:00 сәг. Билет бәясе 200-300 сум 21 гыйнвар -Гала-концерт «Лениногорская звезда» Башлана: 11:00 сәг. Билет бәясе: 100 сум. Февраль -3 февраль - Эльмиры Сөлейманова концерты Башлана: 18:00 сәг. Билет бәясе: 500 сум. -5 февраль - Балет «Ромео и Джульетта» Башлана: 19:00 сәг. Билет бәясе:...
-
ВӘХШИ ГАИЛӘДӘ 13 БАЛА БИК АСТЫНДА ЯШӘГӘН
Америкада Перрис шәһәрендә (Калифорния штаты) ир белән хатын 13 баласын тоткынлыкта яшәткән. Аларның 2 яшьтән 29 яшькә кадәр булган барлык уллары һәм кызлары бик астында торган. 17 яшьлек кызлары полициягә мөрәҗәгать итү җаен тапкач, бу хәлләр билгеле булган. Балаларның кайсыберләрен чылбырда тотканнар. Алар тәмам ябыгып беткән, антисанитария шартларында яшәгән. Балаларны...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә
фото: https://vk.com/gorod_leninogorsk?z=photo-33552590_456351115%2Falbum-33552590_00%2Frev