Бүген 18нче балалар бакчасында "Әти, әни, мин - спортив гаилә" ярышлары узды.
Анда әти-әниләр һәм балалар ярышты. Алар үзләренең физик әзерлекләрен, тапкыр һәм зирәклекләрен күрсәтте.
Әлеге ярышларда катнашырга шәһәребезнең 4нче, 5нче, 6нчы, 11нче, 17нче һәм 18нче балалар бакчаларыннан берәр гаилә килгән иде.
Беренче урынны 17нче-18нче бакчаның бердәм командасы яулады.
Икенче...

Икенче урында 4нче-5нче бакчаның бердәм командасы.
6 нчы - 11 нче бакча командасы өченче булды.
Ярышларның иң күңелле мизгелләре фотоларда:
Текст һәм фото авторы: Зилә Мөдәррисова
Нет комментариев