Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кадерсез чыршы

Яңа ел бәйрәмнәре үткәннән соң халык чыршыларны урамга чыгара башлады. Шәһәребезнең кайсы ишегалды чүплеге яныннан үтсәң дә, аунап яткан чыршыларны күрәсең. Алай гына да түгел, кайберәүләр чүплек янына да чыгарып тормый, аны теләсә кайсы җиргә ташлый. Ә ветераннар советы тирәсендә бер чыршыны бөтенләй юл чатына ташлап калдырганнар. Бәлки, киләчәктә бу...

Яңа ел бәйрәмнәре үткәннән соң халык чыршыларны урамга чыгара башлады.

Шәһәребезнең кайсы ишегалды чүплеге яныннан үтсәң дә, аунап яткан чыршыларны күрәсең. Алай гына да түгел, кайберәүләр чүплек янына да чыгарып тормый, аны теләсә кайсы җиргә ташлый. Ә ветераннар советы тирәсендә бер чыршыны бөтенләй юл чатына ташлап калдырганнар. Бәлки, киләчәктә бу тәртипсезлекне булдырмас өчен, яшел гүзәлләрне утилләштерү юлын эзләргә кирәктер.

Зилә Мөдәррисова - фотолар авторы

Бәйрәм үткән...


Яшел чыршы, купшы чыршы
Ята чүп-чар арасында.
Утлар сүнгән, сулган-шиңгән,
Чүп уралган ылысына.
Кичә генә бәйрәм иде,
Урыннары түрдән иде.
Бәрхет кебек күлмәгенә
Энҗе-мәрҗән элгән иде.
Аны мактап җырладылар,
Мәдхияләр укыдылар.
Төз сыннарын матурайтып,
Якты утлар балкыдылар...
Бүген исә мескен хәлдә
Ул чүплектә аунап ята.
Мәдхияләр укучылар
Карамый да ул тарафка...
Бу күренеш әллә нигә
Сискәндерде күңелемне.
Бары кирәк чакта гына
Кемнәргәдер без кадерле...

Рәмзия Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев