Бүлмә гөлләрен ялтыратырга кирәкме? Аларга ул мөһим түгел, тик безнең өчен шактый зур роль уйный. Бу уңайдан сезгә - кайбер киңәшләр.
Иң беренче шунысына игътибар итәргә кирәк. Ялтырату, ягъни полировкалау барлык гөлләргә дә ярамый. Зур һәм эре яфраклыларын гына матурайтырга кирәк. Баштан бер яфракны гына ялтыратып карагыз. Тискәре тәэсирен тоймасагыз,...
Бүлмә гөлләрен ялтыратырга кирәкме? Аларга ул мөһим түгел, тик безнең өчен шактый зур роль уйный. Бу уңайдан сезгә - кайбер киңәшләр.
Иң беренче шунысына игътибар итәргә кирәк. Ялтырату, ягъни полировкалау барлык гөлләргә дә ярамый. Зур һәм эре яфраклыларын гына матурайтырга кирәк. Баштан бер яфракны гына ялтыратып карагыз. Тискәре тәэсирен тоймасагыз, башка яфракларга да тотынырга мөмкин.
Полировкалау-махсус сыеклык сөртелгән чүпрәк белән гөл яфракларын сөртүдән гыйбарәт. Юкка, драцена, кливияне полировкаларга ярамый.
Үсүен туктаткан яфракларны гына полировкалагыз, үсеп килүчеләренә һәм яфракның аска ягына кагылмавыгыз хәерлерәк булыр.
Гөлләрне берничә төрле сыекча белән ялтыраталар:
- Кибеттә сатылучы гөлләрне полировкалаучы сыеклыклар, аларда табигый балавыз булырга тиеш.
- Алкогольсез сыра, сөтне бергә-бер сөт белән катыштырып.
- Банан кабыгының эчке ягы белән.
- Глицерин.
- 9 процентлы уксус.
- Алма согы.
- Лимон кислотасын суда эретеп.
- Бит өчен чыгарылучы дымлы салфеткалар, аллергиягә каршы булганнары.
Ялтыраткычны үзеңә дә ясарга була. Моның өчен 100 мл спиртны 1 литр суга салырга, 2 аш кашыгы глицерин өстәргә, ярты аш кашыгы лимон кислотасы салып бутарга кирәк. Әлеге сыеклык белән эшкәрткәннән соң, яфракларны корытып сөртергә. Тик кояшка куймагыз.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев