17 август 2020 яңалыклары
-
Марат Әхмәтов: Телне үзебез сакласак кына яшәячәк
Лениногорскига эш визиты белән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.
-
"Шәһри Казан" газетасы 30 яшьлеген билгеләп үтә
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, бүгенге көн укучысының басма газетадан матурлык эзли. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
-
Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк
2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк.
-
Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
-
Мәктәпкә бару күпмегә төшә? (бәяләр, мәктәпкә әзерлек, киңәшләр)
Быел яңа уку елына мәктәп формасын яңартыргамы, әллә пижаманы гына яңартыйкмы, дип шаярышалар әти-әниләр ватсап төркемендәге аралашуда. Сыйныф җитәкчесе укуны гадәти режимда башланачагын хәбәр иткәч, барысы да җинең сулап куйды кебек.
-
Яфракларны августта җыегыз
Җир җиләге яфракларын июнь-июльдә түгел, ә менә августта җыярга кирәк.
-
Лениногорскига - 65: Шәрифҗан Сәлимҗановның искитмәле бакчалары
1930 еллардан алып 1960 елларга кадәр Шөгер районында республиканың иң яхшы бакчачыларының берсе эшли. Гадәти булган алмалардан тыш, ул елларда безнең бакчалар өчен чит булган слива, груша, хәтта виноград та үстерә ул.
-
Татарстан Республикасы көне уңаеннан өстәмә ял көне булырмы?
Быел Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
17 - 23 август атнасына йолдызнамә
Кучкар Сезне һәр адым саен диярлек авантюралар көтеп торачак. Бәхәсле сораулар туганда берәрсе белән киңәшләшү яхшы булыр, үз-үзегезгә генә ышанмагыз. Ял көннәрендә эш турында онытып торыгыз. Дусларыгыз белән аралашыгыз, бигрәк тә алар белән инде күптән күрешкәнегез булмаса.
-
Бүгеннән Татарстанда перчатка кию мәҗбүри түгел
17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла.
-
Кухня тастымалларын агартуның иң җиңел юлы
Ничек кенә юсаң да, кухнядагы тастымаллардан тапларны барыбер бетерә алмыйбыз. Ә аларны юган саен ап-ак итеп күрәсе бик килә.