17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә эшкәртү [куллар өчен] бар, бу булырга тиеш. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул.
Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев