Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк
МӘГАРИФ

Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк

2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан элегрәк түләнгән өстәмә акча да сакланачак.

 

  https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев