Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
«Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең эш хаклары күләмен исәпләү өчен ТР башкарма хакимият органнары территориаль органнарында вазифаларның кече төркемендә „тәэмин итүче белгечләр“ категориясендәге 3нче разрядлы белгечнең вазифаи оклады күләмен 1,3 тапкыр индексацияләргә һәм ул 11 498 сум тәшкил итәчәк», - диелә документта.
Шул исәптән эшчәнлекне техник яктан тәэмин итүче республика дәүләт органнары хезмәткәрләренең дә эш хакларын арттырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев