17 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск Никахлашу сараенда 2 нче мәктәп укучылары белән очрашу булды (+фото)
Никахлашу сараенда шәһәребезнең 2 нче мәктәбе укучылары белән очрашу булды. Бүлек белгече укучыларны метрик кенәгәләр белән таныштырып, шәҗәрә төзегәндә нәрсәдән башларга кирәклеге турында тулы мәгълүмат бирде. Ә инде укучылар үз чиратында үзләренең генеологик шәҗәрәсен алып килгән иде, аларның һәрберсе бик оригиналь рәвештә башкарылган булды.
-
Шөгер авылында “Ибрагимов Фаяз” мәчетендә корбан ашы үтте
Шөгер авылында "Ибраһимов Фаяз" исемендәге мәчеттә Корбан ашы үтте, дип хәбәр итте Гөлфия апа Шәйдуллина. Корбан ашына кунак булып Яңа Шөгер, Иске Шөгер һәм Керкәле авылларыннан да кунаклар килгән иде. Халык бик күп җыелды. Шәһәр мәчетеннән килгән килгән Булат хәзрәт җыелган халыкка башта эчтәлекле, үтемле итеп вәгазь сөйләде, аннан соң...
-
Лениногорскилылар зур конкурста җиңде (фотолар)
Кичә Казанда "РИТЭК" оештырган VII социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар: Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернаты, "Алый парус" реабилитация үзәге, район һәм шәһәр ветераннар Советы каршында эшләп килүче Хәйрия фонды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Үзәк банк төп ставканы 10 процентка калдырган
Бу Үзәк банк Директорлар советының соңгы тугыз утырышында ставканың икенче тапкыр киметелүе. Россия Банкының Директорлар советы 16 сентябрь көнне төп ставканы 0,5 процентка төшереп, 10 процентка калдырган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Бу Үзәк банк Директорлар советының соңгы тугыз утырышында ставканың икенче тапкыр киметелүе. Банкның хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, инфляциянең тотрыклы...
-
Пенсия яшен арттырмый калу мөмкин түгел
Бу хакта Россиянең югары посттагы кайбер җитәкчеләре белдерә. Росстат җитәкчесе Александр Суринов белдергәнчә, илдә кем дә булса эшләргә дә тиеш икән. «Әлбәттә, пенсия яшен арттырырга кирәк. Мин бу фикергә 10 ел элек үк килгән идем. Монардан башка без нормаль яши алмаячакбыз», - ди ул. Ул шулай ук пенсиягә чыгу яшен...
-
Җырчы Резидә Шәрәфиеваның зур сөенече бар!
Күпләрнең яраткан җырчысы Резидә Шәрәфиевага кичә Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Һәрвакыт ачык йөзле, мөлаем, моңлы, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчыны без дә тәбрикләдек. Һәм, әлбәттә инде, аның хис-кичерешләрен сорадык. -Хезмәтемә шулай зур бәя бирелүенә бик шатмын, әлбәттә. Кремльдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан медаль алгандагы кебек беркайчан...
-
Быел әбиләр чуагын көтәргәме?
Синоптиклар, әбиләр чуагы, әлбәттә, булачак, дип ышандыра. Тик ул озакка килерме - анысын вакыт күрсәтер. -Урамда кояш булып, температура 20 градуска кадәр җылытса, димәк, җиһанда - әбиләр чуагы. Бездә мондый вакыт гадәттә сентябрьнең икенче, өченче өлешендә күзәтелә, - ди белгечләр. Әмма быелгы көз әлегә җылы көннәре белән сөендерми. Синоптиклар фаразларына...
-
Лениногорскилылар, автомобильдән баш тарта аласызмы?
Арабызда андый тәвәккәлләр бар икән, димәк 22 сентябрь сезнең көн! Бу көнне барлык торак пунктларда «Автомобильсез бер көн» исемле бөтендөнья акциясе узачак. Әлеге чара машиналарның әйләнә-тирәгә булган зыяны хакында искә төшерергә һәм бер көнгә булса да аны киметеп тору максатыннан оештырыла. Уртача бер автомобиль атмосферага янган ягулык аша 5-6 кг...
-
Сарабиккол мәктәбе укучылары танылган якташлары Әкъдәс Борһанов белән очрашты (фотолар)
Әлеге кызыклы очрашу лидерлык кысаларында үтте. Тарих фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университетының мактаулы профессоры Әкъдәс Хөсәен улы Борһанов кунакта булды. Чарада Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең вице-президенты профессор Вадим Хоменко, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Сәмигуллин катнашты. Әкъдәс абыйның якын дуслары, Әлмәт шәһәреннән дә кунаклар бар...
-
Эшкә баруга тотылган юл эш сәгатьләренә кертеләчәк
Болай булгач, йокыңны туйдырып, соңга калудан курыкмаска да була икән! Кеше хокуклары буенча Европа суды уйлап чыгарган әлеге яңалык хезмәт белән тәэмин итүчеләрнең кесәләрен такырайтыр, мөгаен. Хәзер аларга эшчеләрнең эш графигына үзгәрешләр кертергә, яисә эшкә урынга якын торучыларны алырга туры киләчәк. Мисал өчен, өйдән эшкә бару вакытын эш көне итеп...
-
Ана капиталы тагын артачак!
Әлеге яңалык илдәге демографик вәзгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, ди белгечләр. Ана капиталы күләмен арттыру хакында Россия вице-премьеры Ольга Голодец белдерде. Хәзерге вакытта бу юнәлештә махсус эш алып барыла ди. - Ана капиталы хакында программа кабул ителгәч тә, илдә туучылар санын 40 тан 70% ка чаклы арттыру мөмкин булды. Шуңа күрә...
-
Күрше шәһәрдә подъезд ишеген ачканда укучы кыз баланы ток суккан
Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Бөгелмә шәһәрендә 8 яшьлек кыз бала әтисенә ияреп, әбисенә кунакка килгән. Әтисе домофон төймәсенә баскан, ә кыз подъезд ишеген ача башлаган. Домофон ишекне ачкан мизгелдә баланы ток суккан. Бу вакытта яңгыр ява торган булган. Шушы хәлдән соң укучы баланы хастаханәгә илткәннәр, дип хәбәр итә...
-
Бүген эмоцияләр белән сак булыгыз! - йолдызлар шулай киңәш итә
Овен: Если Овны в этот день захотят добиться видимого успеха на профессиональном или любовном поприще, то им придется подчинить свои эмоции разуму и действовать в соответствии с ранее составленным планом. Этот период может оказаться весьма удачным для повышения уровня ваших профессиональных знаний, а также для развития бизнеса, в том числе...
-
Бүген лениногорскилыларны нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, шимбә -17 сентябрьдә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 9-14 җылы булачак. Республиканың төньяк-көнбатышында җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.
-
Лениногорскилылар,фестивальгә килегез
17-18 сентябрьдә көннәрендә шәһәребездә "Парклар һәм скверлар көне" фестивале була "Яшьлек" стадионында Предприятие һәм оешмалар арасында мини-футбол - 17 һәм 18 сентябрьдә - 11.00 18 сентябрь "Балерина" фонтанында "Көзге Лениногорск" асфальтта рәсем ясау конкурсы - 12.00 "Көзгебикә янында кунакта" уеннар программасы - 12.30 "Яшә җир" экологик акциясе - 13.00 Викторина...