Лениногорскилылар, автомобильдән баш тарта аласызмы?
Арабызда андый тәвәккәлләр бар икән, димәк 22 сентябрь сезнең көн! Бу көнне барлык торак пунктларда «Автомобильсез бер көн» исемле бөтендөнья акциясе узачак. Әлеге чара машиналарның әйләнә-тирәгә булган зыяны хакында искә төшерергә һәм бер көнгә булса да аны киметеп тору максатыннан оештырыла. Уртача бер автомобиль атмосферага янган ягулык аша 5-6 кг...
Арабызда андый тәвәккәлләр бар икән, димәк 22 сентябрь сезнең көн!
Бу көнне барлык торак пунктларда «Автомобильсез бер көн» исемле бөтендөнья акциясе узачак. Әлеге чара машиналарның әйләнә-тирәгә булган зыяны хакында искә төшерергә һәм бер көнгә булса да аны киметеп тору максатыннан оештырыла. Уртача бер автомобиль атмосферага янган ягулык аша 5-6 кг зарарлы матдә бүлеп чыгара икән. Быелгы акциянең девизы - «Шәһәр - кешеләр һәм яшәеш өчен җирлек».
Бу көнне экология сагында торучылар автомобильләрне бер көнгә генә булса да кабызмый торып, шәһәр транспортында, җәяү яки велосипедларда йөрергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев