19 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилы Валерия Жакова - "Татарстан гасыры" проекты җиңүчесе (фотолар)
Узган атнада Татарстан Мәдәният министрлыгында "Татарстан гасыры" мәгариф проекты тәкъдим ителде. Анда республиканың муниципаль районнарыннан килгән иң актив балалар бүләкләнде. Лениногорск кызы - шәһәребезнең сәнгать Сәнгать мәктәбе укучысы - Валерия Жакова проектның җиңүчесе буларак диплом һәм приз белән бүләкләнде. Валериянең җиңү яулаган рәсеме "Шәһәрем мотивлары" дип атала: Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Лениногорскилыларны "ВАЙНАХ" бию ансамбле чыгышына чакырабыз
Лениногорскилылар һәм кунакларны "ВАЙНАХ" Чечен Дәүләт бию ансамбле концертына чакырабыз. Ул Лениногорск Мәдәният сараенда 20 сентябрьдә булачак, 18.00 дә башлана. Билетлар Мәдәният сарае кассасында. Тел: 5-10-33
-
Татарстанда сабый балалар йортыннан качкан
Яңа көн туган саен тәрәзәдән күзләрен алмыйча, әниләрен көтеп утыручы сабыйлар турында уйласаң, бөтен җанны әллә нинди салкынлык һәм караңгылык биләп ала. Күпме күз яше түгеп, төннәрен йокламыйча, ялкынланып янган өмет белән яшәүче сабыйларга бер назлы сүз һәм җылы кочак кына кирәк... Менә Алабуга шәһәренең балалар йортында тәрбияләнүче 7 яшьлек...
-
Ялган аракы сатучыларга 1 миллион сум штраф яный
«Татспиртпром» акционерлык җәмгыятенә аларның брендыннан файдаланып ялган аракы саткан бутлегерлардан 1 миллион сум акча кергән. 1920-30 елларда Америка Кушма Штатларында Коры закон чорында спиртлы эчемлекләрне яшертен сатып яткан кешеләрне бутлегерлар дип атаганнар. Хәзерге вакытта ялган товар сатучыларны шулай дип йөртү гадәткә кергән. 2015 елның көзендә Спасс районының Болгар шәһәрендә, Казанда...
-
Лениногорскилылар моң дәрьясында йөзде (фотолар)
Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараенда алма төшәр урын юк иде. Халык Ришат Төхвәтуллинны тыңларга җыелды. Өч сәгатьлек концерт бер сулышта, сизелми дә үтеп китте. Ришат лениногорскилыларны моңлы җырлары, матур тавышы белән кабат таң калдырды. Зал алкышлардан тынмады. Рәхәтләнеп, бирелеп тыңларлык шәп концерт булды! Зилә Мөдәрисова фотолары
-
12 яшьлек бала белән җенси мөнәсәбәткә кергән татарстанлыга 10 ел төрмә яный
Әлмәтлегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Замана яшьләренең уйламыйча эшләгән ялгышлыкларының сәбәбе сабырсызлыктадыр, мөгаен. Алар күңелле балачак мизгелләреннән ләззәт алып, вакытны ашыктырмыйча яши белмиләр. Тизрәк үсү теләген тормышка ашыру адымы күпчелек очракта аянычлы тәмамлана. "Әлмәт таңнары" хәбәр итүенчә, бу очракта да бер егет 12 яшьлек кыз бала белән...
-
Лениногорскида авария
Бүген иртән 08:19 сәгатьтә шәһәрнең Чайковский белән Куйбышев урамнары киселешендә ике машина бәрелешкән. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә МЧС сайты.
-
ЛЕНИНОГОРСКИДА ШӘХСИ СЕКТОРДА ЧҮП-ЧАР ҖЫЮ: ТҮЛӘРГӘМЕ, ЮКМЫ?
Соңгы елларда чүп-чарны, каты-көнкүреш калдыкларын җыю һәм аларны эшкәртүгә караган законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм авыл җирлегендәге шәхси йортларда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып туа - чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән (юк иткән) өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы. Әле бит кемнәрнеңдер йортларыннан чүп-чар,...
-
Лениногорскида подписканы иң яхшы оештыручы конкурсы игълан ителде
Конкурс «Лучший организатор подписки» Организаторы конкурса: филиал АО «ТАТМЕДИА» ТРК «Лениногорск» и администрация города и района. Участники конкурса: В конкурсе могут принять участие местные жители, руководители предприятий, председатели профкома, председатели совета ветеранов, руководители различных подразделений и другие. Номинации конкурса: - «100 % подписавшихся» (для юридических лиц за подписку 100 %...
-
“Минем җәйге истәлегем” конкурсының беренче катнашучысы
"Заман сулышы" үз сайтында яңа бәйге башлап җибәрүе турында язган идек. Менә беренче катнашучы һәм беренче фото. Аны безгә Тимәш авылында яшәүче Ләйсән Габидулина җибәргән. - Без быел гаиләбез белән Кырымга ялга бардык. Безгә шундый ошады! Матур таулар, чип-чиста һәм җылы диңгез, серпантинлы юллар... Без иркәм белән рәхәтләнеп су кердек,...
-
Районда дәүләт техник күзәтчелеге рейдка чыга
Лениногорск районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге "Частник" операциясе башлануы турында хәбәр итә. Ул 18 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чорда шәхси кешеләрнең, фермер хуҗалыкларының трактор һәм үзйөрешле машиналарның дәүләт теркәве кагыйдәләре үтәлүен, механизаторның йөртүгә рөхсәте барлыгы тикшереләчәк. Рейдта Гостехнадзор һәм юл иминлеге инспекциясе инспекторлары катнаша.
-
Мәктәпләрдә татар теле тулысынча укытылачак
Мәгариф министрлыгы татар теле дәресләре кимү ихтималы хәбәрен кире какты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, якын араларда бу мәсьәлә күтәрелмәячәк. "Без элегрәк чыгарган аңлатмада киләсе елның гыйнварыннан урыс теле сәгатьләре арттырылачак, дигән идек. Әлегә татар теле дәресләрен киметү турында сүз бармый," дигәннәр "Idel.Реалии"га мәгариф министрлыгында. Моңа кадәр...
-
Лениногорскида Мәскәү һәм Казан йолдызлары мастер-класс үткәрде
Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган хореограф, артист, продюсерлар Мәдәният сараенда сәләтле балалар, аларның җитәкчеләре өчен мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, тамашачылар залында җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах безнең җырчы кызларга сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, шигырь сөйләгәндә нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты....
-
Лениногорскилыларга бүген Йолдызлар ниләр вәгъдә итә
Овен: Овнам в эту субботу придётся выслушать множество необоснованных претензий от своего партнёра по браку. Пока ваша вторая половинка находится в дурном расположении духа, вам лучше упорно молчать даже в ответ на критику и издёвки. Телец: Тельцам сегодняшний день рекомендуется провести на природе. Неторопливая прогулка, совершённая в одиночестве, даст вам...
-
Лениногорскилылар, синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылуы турында кисәтә. 19 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк дип фаразлана. Моннан тыш, яшенле яңгыр булуы ихтимал, дип җиткерә синоптиклар. http://tatar-inform.tatar