Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида Мәскәү һәм Казан йолдызлары мастер-класс үткәрде

Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган хореограф, артист, продюсерлар Мәдәният сараенда сәләтле балалар, аларның җитәкчеләре өчен мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, тамашачылар залында җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах безнең җырчы кызларга сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, шигырь сөйләгәндә нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты....

Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган хореограф, артист, продюсерлар Мәдәният сараенда сәләтле балалар, аларның җитәкчеләре өчен мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, тамашачылар залында җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах безнең җырчы кызларга сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, шигырь сөйләгәндә нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленың генераль продюсеры Дмитрий Туманов:

-Әлеге фестиваль республикабызда иң танылган чара, талантлы балаларны үстерүнең иң яхшы ысулы. Ел саен аның кысаларында талантлы балалар таныла, аларга яңа үрләр яуларга мөмкинлекләр ачыла. Шәһәрләрдә мастер-класслар үткәрү дә - әлеге проектның бер өлеше булып тора. Сездә уңышлы эшләп килүче "Пируэт" бию төркеменең дә иҗатын яктыртып, аның видеклибын шәһәргә бүләк итәчәкбез. Бу бик матур һәм истәлекле бүләк булачак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев